Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия күзләве: сугыштагы уңышсызлыклардан соң Русиядә кайбер хәрби җитәкчеләр эшеннән җибәрелгән 


Русиянең юк ителгән хәрби техникасы, Киев өлкәсе, 16 май 2022 ел.
Русиянең юк ителгән хәрби техникасы, Киев өлкәсе, 16 май 2022 ел.

Беренче гвардия танк гаскәре белән җитәкчелек итүче генерал-лейтенант Сергей Кисель Харьковны алу барып чыкмаган өчен, Кара диңгез флоты белән җитәкчелек итүче адмирал Игорь Осипов – “Москва” крейсеры баткан өчен читләштерелгән диелә.

Фронттагы уңышсызлыклар аркасында, Русиянең берничә югары дәрәҗәле хәрбие эштән җибәрелгән яки гаскәр белән җитәкчелек итүдән читләштерелгән. Бу хакта күзләү мәгълүматы турындагы даими хисабында Британиянең саклану министрлыгы хәбәр итте.

Министрлык мәгълүматынча, Беренче гвардия танк гаскәре белән җитәкчелек итүче генерал-лейтенант Сергей Кисель Харьковны алу барып чыкмаган өчен, Кара диңгез флоты белән җитәкчелек итүче адмирал Игорь Осипов – "Москва" крейсеры баткан өчен читләштерелгән.

Русия кораллы көчләре баш штабы җитәкчесе Валерий Герасимов вазифасында кала бирә, әмма Русия президенты Владимир Путинның аңа ышанычы бармы – билгеле түгел диелә.

Британиянең саклану министрлыгы хәбәренчә, Русия кораллы көчләрендә һәм иминлек хезмәтләрендә хәзер "эндәшмәү һәм корбан ителәсе тәкәләр эзләү" киң таралган.

"Украинага бәреп керүгә катнашы булган күпчелек түрәләр, оператив уңышсызлыклар өчен шәхсән җавап бирүдән качарга тырышу ягын карый башлаячак. Офицерлар төп карарлар кабул итүне ешрак җитәкчеләргә калдырырга омтыла", диелә хәбәрдә.

Әлеге мәгълүматны бәйсез раслаган чыганак юк.

Элегрәк Украина махсус хезмәтләре һәм Русиянең тикшерүче журналистлары, Русия гаскәрендә һәм махсус хезмәтләрендә эштән җибәрүләр һәм кулга алулар булуы турында хәбәр иткән иде. Бу мәгълүмат рәсми расланмады.

Сугыш барганда, низагта катнашучы тарафлар дошманы турында ялган мәгълүмат таратырга мөмкин, аны бәйсез чыганаклар ярдәмендә тикшерү мөмкин түгел диярлек.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG