Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты Украинага 40 млрд доллар ярдәмне хуплады

АКШның Конгресс утырышлары уза торган урыны - Капитолий бинасы
АКШның Конгресс утырышлары уза торган урыны - Капитолий бинасы

Шул ук вакытта 19 майда "Зур җиделек" илләре Украинага матди ярдәм өчен 18,4 млрд доллар бүлеп бирергә булды. Ә Британия премьер-министры Борис Джонсон Киевка өстәмә 1,3 млрд фунтлык хәрби ярдәм бирү турында игълан итте.

АКШ Сенаты Украинага 40 млрд долларлык хәрби һәм икътисади ярдәм бирүне күпчелек тавыш белән хуплады.

Тиздән документны президент Джо Байден имзалар дип көтелә, Киевка чираттагы ярдәмне бүлеп бирүне ул үзе тәкъдим иткән иде.

"Ярдәм инде юлда. Чынлап та зур ярдәм, ул украиннарның җиңүен тәэмин итәрлек", дип белдерде 19 майда Сенат күпчелеге лидеры, сәясәтче-демократ Чак Шумер.

АКШ Сенатында азчылык лидеры, республикан Митч Макконнел да бу чараны хуплады. Ул Украина җиңелгән очракта булачак тискәре нәтиҗәләрне санап узды, АКШның Европадагы сәүдә партнерларына куркыныч янавын, Вашингтонның Европадагы иминлек өчен чыгымнары артачагын искәртте, шулай ук, аның сүзләренчә Кытайдагы һәм башка илләрдәге автократлар үз төбәкләрендәге күрше җирләрне яулап ала башлаячак.

Конгрессның вәкилләр пулаты Украинага алга таба матди ярдәм күрсәтүне узган атнада хуплаган иде.

Документны АКШ президенты имзалагач, Американың 24 февральдән – Русия сугыш башлаган көннән Украинага биргән гомуми ярдәме 50 млрд доллардан артып китәчәк.

Канун өлгесе корал, хәрби җиһазлар, Украина гаскәрен финанслауга 24 млрд бүлеп бирүне күз уңында тота. Калган акчалар икътисади ярдәмгә, Украинаның авыл хуҗалыгы тауарларына бәйле булган дәүләтләр өчен азык-төлек программнарын тормышка ашыруга, качакларга ярдәм итү өчен бирелә.

Шулай ук Киевның Украинадагы сугыш җинаятьләрен тикшерүдәге чыгымнары да исәпкә алынган, бу җинаятьләрдә Русия гаскәрен гаеплиләр.

19 майда Reuters, Конгресстагы һәм башка чыганакларына сылтама белән, Ак йорт Украинага корабларга каршы ракетлар тапшыру өчен дә тырыша дип хәбәр итте, бу Кара диңгезне Русия блокадасыннан азат итү өчен диелә.

Басма чыганаклары әйтүенчә, Вашингтон Украинага корабларга каршы кулланылучы ике төрле ракет тапшырмакчы: "Һарпун" һәм NSM (Naval Strike Missile).

Һудзон институты хәрби-диңгез белгече Брайн Кларк Reuters-ка , "Русия корабларына янау өчен" 12-24 "Һарпун" ракеты җитәчәк, дип сөйләгән. Аның әйтүенчә, әгәр президент Владими Путин "киреләнсә, Украина Русиянең иң зур корабларын сафтан чыгарырга мөмкин, чөнки Кара диңгездә аларга яшеренер урын юк".

Шул ук вакытта 19 майда "Зур җиделек" илләре Украинага матди ярдәм өчен 18,4 млрд доллар бүлеп бирергә булды. Ә Британия премьер-министры Борис Джонсон Киевка өстәмә 1,3 миллиард фунтлык хәрби ярдәм бирү турында игълан итте.

Британия Украинага еракка һөҗүм итүче яңа артиллерия, пилотсыз очкычлар һәм корабларга каршы ракетлар бирәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of
XS
SM
MD
LG