Accessibility links

Герхард Шрёдер "Роснефть"нең мөдирләр шурасыннан китә


Герхард Шрёдер һәм Владимир Путин. Архив фотосы
Герхард Шрёдер һәм Владимир Путин. Архив фотосы

"Роснефть"нең мөдирләр шурасын Шрёдер 2007 елдан бирле җитәкләде һәм Русия Украинага каршы сугыш башлагач та үз вазифасында калды. Германиядә һәм башка илләрдә аны моның өчен кискен тәнкыйтьләделәр.

Германиянең элеккеге канцлеры Герхард Шрёдер һәм Германия эшкуары – "Төньяк агымы – 2" газүткәргеченең оператор-ширкәте мөдире Маттиас Варнинг Русиянең "Роснефть" дәүләт корпорациясе мөдирләр шурасыннан китүләре турында игълан итте.

Ширкәтнең матбугат хәбәрендә әйтелгәнчә, алар "ширкәтнең мөдирләр шурасында вәкаләтләребезне озайту мөмкин түгел" дип белдергән.

Бу карарны ни сәбәпле кабул итүләре хәбәр ителми. Аларның икесенә дә ширкәт "алыштыргысыз ярдәмнәре өчен" рәхмәт әйткән.

"Роснефть"нең мөдирләр шурасын Шрёдер 2007 елдан бирле җитәкләде һәм Русия Украинага каршы сугыш башлагач та үз вазифасында калды. Германиядә һәм башка илләрдә аны моның өчен тәнкыйтьләделәр.

Кичә Европарламент резолюция кабул итте, анда Русиядәге вазифаларыннан баш тартмаган очракта Шрёдерны санкцияләр исемлегенә кертергә тәкъдим ителә. Шулай ук Шрёдер "Төньяк агым"ның оператор-ширкәте – Nord Stream AG-нең хиссәчеләр комитетын җитәкли, бу ширкәт рәсми рәвештә Русиянеке түгел.

Маттиас Варнигны да Шрёдер кебек үк Русия президенты Владимир Путинның дусты дип атыйлар. Русия Украинага бәреп кергәннән соң ул АКШның чикләүләр исемлегенә кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG