Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры "Ирдәүкә. Мөһаҗирләр" тамашасын күрсәтте

21 май Камал театры сәхнәсендә Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" әсәрләре нигезендә куелган спектакльнең беренче өлешенең премьерасы булды. Мөһаҗирлектән кайтып төшкән Сафа үткәннәрен искә төшереп бәян итә. Аның тормышы иске татар авылы, милли гореф-гадәтләр, 1890 елдагы корылык сәбәпле килгән ачлык, күпхатынлылык темалары аша ачыла. Тамашаның икенче өлеше быелның ноябрендә сәхнәгә чыга.


XS
SM
MD
LG