Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хакимиятләре: Мариупольдә эпидемия куркынычы арта


Мариуполь, Украина, 12 май 2022 ел
Мариуполь, Украина, 12 май 2022 ел

Мариуполь мэры шәһәр халкының су таба алырдай урыннарга коелар ясавын да әйтә. Берсен канализация коесына ясап куйганнар. "Суның сыйфаты шик тудырмый – ул эчәрлек түгел, әмма башкасы юк”, дип искәртә Андрющенко.

Мариупольдә "һәр яшьнәгән яшен" эпидемия куркынычын арттыра, дип белдерде 23 майда Мариуполь мэры киңәшчесе Петр Андрющенко.

Ул шәһәрдә коеп яңгыр явуның нинди нәтиҗәләргә китерүен күрсәткән фотолар чыгарды.

"Яңгыр сулары ага торган торбалар һәм канализацияләрнең тыгылган булуы яңгыр суларының чүп-чар, черегән калдыклар һәм мәет агуы белән бергә бөтен шәһәр буйлап җәелүенә китерә", диде ул.

Андрющенко сүзләренчә, оккупацион хакимиятләр шәһәрдәге санитар проблемнарга игътибар итми.

"Мариупольгә эвакуациянең яңа дулкыны кирәк. Мариупольне геттога әйләндерүнең нәтиҗәләре фаҗигаи булачак", диде Андрющенко.

Соңрак мэр шәһәр халкы үзе ясап куйган коеның рәсемен чыгарды, ул аны Мариуполь үзәгендә урнашкан дип ышандыра. Фотодан күренгәнчә, аны канализация коесында ясап куйганнар.

"Оккупантлар су белән тәэмин итүдә тәҗрибәләр үткәрүне дәвам иткән вакытта мариупольләр су таба алырдай бөтен урыннарга коелар ясап куя. Суның сыйфаты шик тудырмый – ул эчәрлек түгел, әмма башкасы юк", дип искәртә Андрющенко.

  • 17 майда Киевта узган матбугат очрашуында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының (WHO) гадәттән тыш хәлләр төбәк мөдире Дорит Ницан Мариупольдә эчә торган сулар канализация сулары белән катнашкан, бу исә төрле инфекцион авырулар, әйтик холера китереп чыгарырга мөмкин дип белдерде.
  • 11 майда шәһәр мэры Вадим Бойченко "Су һәм төзек эшләүче канализация булмаганда шәһәрдә эпидемияләр башланачак. Хәзер халыкның зур өлеше – картлар һәм чирле кешеләр. Тиешле шартлар булмаганда алар арасында үлем-китем берничә тапкырга артачак", дип белдергән иде. 22 майда ул шәһәрдә теләсә кайда күпләп мәетләр күмелеп куелуы да эчә торган суга куркыныч тудыра дип белдерде.
  • Путин фәрманы белән 24 февральдә башланган сугышның беренче көннәрендә үк Русия гаскәрләре Мариупольне чолгап алган иде.
  • Украина хакимиятләре бәяләмәсенә күрә, Русия башлаган сугыш аркасында Мариупольдәге биналарның 90 проценттан артыгы юк ителгән. Әлегә ничә сивил кешенең һәлак булуын төгәл исәпләү мөмкин түгел, әмма сүз меңнәрчә кеше турында барырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG