Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевтагы мәхкәмә Русия сержанты Шишимаринны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте


Вадим Шишимарин
Вадим Шишимарин

Быел 28 февральдә Сумски өлкәсенең Чупаховка бистәсендә 21 яшьлек сержант Вадим Шишимарин 62 яшьлек сивил кеше – Александр Шелиповның башына атып үтергән диелә. Мәхкәмәдә гаепләнүче үтерергә теләмәвен һәм "үзенә бәйләнүдән туктасыннар өчен" атуын әйткән.

Киевның Соломенски районы мәхкәмәсе Русия сержанты Вадим Шишимаринны аңлы рәвештә коралсыз кешене үтереп, сугыш кануннарын һәм гадәтләрен бозу маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.

Алданрак прокуратура Мәскәү өлкәсенең 4нче танк Кантемиров дивизиясе бүлегенең 21 яшьлек командирына шундый җәза сораган иде.

Тикшерү фаразынча, 2022 елның 28 февралендә Русия сержанты 62 яшьлек сивил кеше – Александр Шелиповның башына аткан. Бу Сумски өлкәсенең Чупаховка бистәсендә булган диелә.

Соңгы мәхкәмә утырышында Шишимарин гаебен таныды һәм күрсәтмәләр бирергә ризалашты.

Хөкемдар Русия хәрбиеннән һәлак булучыга мөнәсәбәтен сорагач, Шишимарин үтерергә теләмәвен һәм "үзенә бәйләнүдән туктасыннар өчен" атуын әйткән.

"Прапорщик Макеев атарга боерык бирде. Мин баш тарттым. Шуннан соң тагын бер хәрби хезмәткәр яный торган тонда атарга кушты, ул безне "сатачак" диде. Мин аттым", дигән Вадим Шишимарин. Бу хакта Азатлык радиосының украин хезмәте хәбәр итә.

Мәхкәмәдә чыгыш ясаганда һәлак булучының тол хатыны Екатерина Шелипова Русия хәрбиен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләрен теләвен әйткән. "Әмма аны безнең "Азовсталь"не яклаучыларга алмаштырсалар, каршы булмаячакмын", дигән ул.

Шишимаринның Украина дәүләте билгеләгән адвокаты ВВС-га әйтүенчә, Русиянең бернинди түрәсе дә, яки Саклану министрлыгы вәкиле дә гаепләнүче белән элемтәгә чыкмаган.

Вадим Шишимарин эше – 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң булган мондый беренче мәхкәмә процессы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG