Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Женевадагы дипломаты Украинага каршы сугыш аркасында эштән китүен белдерде


Аның сүзләренчә, дипломатик хезмәттәге дәверендә аңа беркайчан да үз иле һәм эше өчен бу кадәр оят булмаган

Русиянең Женевадагы БМО каршындагы даими вәкиллеге хезмәткәре Борис Бондарев Украинага каршы сугыш аркасында вазифасын калдыруын белдерде. Аның сүзләренчә, дипломатик хезмәттә булу дәверендә аңа беркайчан да үз иле һәм эше өчен бу кадәр оят булмаган.

"Путинның Украинага каршы башлаган, әмма чынлыкта барлык Көнбатыш дөньясы белән сугышы – украин халкына каршы җинаять кенә түгел, мөгаен Русия халкына каршы да иң авыр җинаятьтер", дип язган ул LinkedI социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

БМОның Женевадагы бүлекчәсе сайтындагы мәгълүматка күрә, Бондарев даими вәкиллектә киңәшче вазифасында булган. Ул дипломатик хезмәттә 20 ел эшләвен әйткән. "Кызганыч, бу егерме елда Тышкы эшләр министрлыгы эшчәнлегендә ялган һәм тәҗрибәсезлек дәрәҗәсе һәрдаим артты", дип белдергән дипломат.

Бондарев сүзләренчә, Русия тышкы эшләр министрлыгы бүтән дипломатия белән шөгыльләнми, ә "ялган чәчү, сугыш чыгару" белән шөгыльләнә. "Русиянең башка беректәшләре калмады", дип язган ул һәм моны Мәскәүнең агрессив сәясәте белән аңлаткан.

Мөгаен Бондарев сугыш аркасында эшеннән китүе турында рәсми белдергән Русиянең беренче дипломатыдыр.

Моңа Русия тышкы эшләр министрлыгы әлегә фикер белдермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG