Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдованың элекке президенты Игорь Додон 72 сәгатькә тоткарланды


Игорь Додон. Архив фотосы
Игорь Додон. Архив фотосы

Аны Молдова олигархы Владимир Плахотнюктан ришвәт алуда шикләнәләр.

Дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә Молдованың элекке президенты Игорь Додон 72 сәгатькә тоткаранган. Бу хакта баш прокуратураның сүзчесе Марианна Кёрпек хәбәр итте.

24 май, сишәмбе иртәсендә Молдованың коррупциягә каршы прокуратурасы шулай ук Мәгълүмат һәм иминлек хезмәте коррупциядә, канунсыз баюда һәм ватанга хыянәттә шикләнеп Додон өендә һәм 11 бинада тентүләр уздыра башлады.

18 майда Молдованың баш прокуратурасы Додонга каршы җинаять эше ачты. Аны Молдова олигархы Владимир Плахотнюктан ришвәт алуда шикләнәләр. Моңа 2019 елда төшерелгән видеоязмалар сәбәпче булды. Яшерен камерага төшерелгән видеода Плахотнюкның ул чакта президент булып торган Игорь Додонга кара пакет тапшырырга теләве күренә.

Додон пакетка кагылмый, әмма "сез тагын пакет белән" ди һәм аны "Костяга" тапшырырга куша. Видеода Додон һәм Плахотнюк парламентта конституцион күпчелекне алып торачак коалиция төзү турында фикер алышалар.

TV-8 мәгълүматынча, шунда ук Додон "даими рәвештә Путинга язулар язып торуын" әйткән.

Бу видео чыкканнан соң тикшерү башланды, әмма Коррупциягә каршы прокуратура башта җинаять тапмады һәм мәхкәмә эш ачудан баш тартты. Узган атнада Кишиневның апелляция пулаты мәхкәмә карарын гамәлдән чыгарды. Додон барлык гаепләүләрне кире кага.

Молдовада Плахотнюкка карата да җинаять эше тикшерелә, аны зур финанс афераларына катнашы булуда шикләнәләр.

Русиядә аңа җинаятьчел эшчәнлек турында берничә җинаять эше ачылды. Мәскәү Плахотнюкны халыкара эзләүгә бирде.

Плахотнюк Молдова сәясәтенең "соры кардиналы" булып саналды, ул җитәкләгән Демократик фирка иң алдынгы сәяси көчләрнең берсе иде.

Берничә ел элек үзенә каршы җинаять эше ачылганнан соң ул илдән китте, ә аның тарафдарлары йогынтыларын югалтты.

Додон Русия хакимиятен хуплаучы сәясәтче булып санала, президент булган вакытта ул берничә мәртәбә Мәскәүгә килде, Кызыл мәйданда Җиңү парадында да булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG