Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге мәхкәмә Русия гаскәрен дискредитацияләгән өчен журналист Майкл Накины читтән торып кулга алды


Майкл Наки
Майкл Наки

Наки – “Эхо Москвы”ның элеккеге журналисты һәм Youtube-да  726 мең язылучысы булган каналын алып бара. Үз видеоларында Украинадагы сугышны яктырта. Хәзерге вакытта ул чит илдә яши.

Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе читтән торып журналист Майкл Накины кулга алды. Аңа Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турында җинаять эше ачылган иде.

Читтән торып кулга алу турында мәхкәмә сайтында хәбәр ителә. Хәзерге вакытта Наки чит илдә. Ул кулга алынуы турында үзенең Twitter-ында фикер белдерде: "Мине кулга алган Е.С. Николаеваның (Басман район мәхкәмәсе хөкемдары – ред.) һәм барлык тикшерүче төркемнең хөкем ителүчеләр эскәмиясенә миннән алда утырачагына бернинди шигем юк", дигән ул.

Наки – "Эхо Москвы"ның элеккеге журналисты һәм Youtube-да 726 мең язылучысы булган каналын алып бара.

Үз видеоларында ул даими рәвештә Украинадагы сугышны яктыртып килә, эфирларының даими кунагы - Conflict Intelligence Team төркеменә нигез салучы Руслан Левиев. Аның проекты ачык чыганаклардан сугыш турында мәгълүмат туплый. Левиевка каршы да җинаять эше ачылган иде.

Рәсми рәвештә Русия Украинага каршы сугыш алып баруын кире кага һәм хәрби хәрәкәтләрне "махсус хәрби операция" дип атый. Февральдә Мәскәү хәрби цензура кертте, ул Русия журналистларыннан һәм мәгълүмат чараларыннан сугыш турында бары тик рәсми чыганакларга таянып кына язуны таләп итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG