Accessibility links

"Медуза": сугышның өч ае узганнан соң Русия элитасының күпчелеге Путиннан канәгать түгел


Украинага каршы сугышның кереш өлеше булган Иминлек шурасы утырышы. 21 февраль 2022 ел
Украинага каршы сугышның кереш өлеше булган Иминлек шурасы утырышы. 21 февраль 2022 ел

Эшкуарлык вәкилләре һәм кайбер хөкүмәт әгъзалары “президентның киңкүләм санкцияләр турында уйламыйча сугыш башлавыннан канәгать түгел”.“Махсус операциянең” темплары белән канәгать булмаучылар да бар, алар мобилизация һәм “җиңгәнче” сугышуны таләп итә диелә.

Бүген, 24 майда Русинең Украинага каршы сугыш башлавына өч ай. Кремль сугышны элеккечә "махсус хәрби операция" дип атавын дәвам итә.

Русиянең идарә итүче даирәләрендәге чыганакларына сылтама белән "Медуза" язуынча, өч ай эчендә Русия элитасының күпчелек вәкилләре сугышка һәм илдәге вазгыятькә карашын берничә мәртәбә үзгәрткән.

Басма язуынча, хәзер элита вәкилләренең күпчелеге – сугыш дәвам итүен теләүчеләр дә, тынычлык яклылар да президент Владимир Путин белән канәгать түгел.

Тулаем алганда, вазгыятькә бәяләмә биргәндә төшенкелек күбрәк, дип яза "Медуза". Эшкуарлык вәкилләре һәм кайбер хөкүмәт әгъзалары "президентның киңкүләм санкцияләр турында уйламыйча сугыш башлавыннан канәгать түгел".

"Махсус операциянең" темплары белән канәгать булмаучылар да бар, алар сугышта катгыйрак гамәлләр таләп итә - мәсәлән мобилизацияне һәм "җиңгәнче" сугышуны.

"Медуза" чыганаклары мәгълүматынча, Кремльдә мобилизациягә әзер түгелләр, чөнки бу фикер җәмгыятьтә популяр түгел. Кичекмәстән тынычлык турында килешү тарафдарлары исә икътисадтагы проблемнарны искәртә, алар фикеренчә вакыт узган саен алар тирәнәячәк кенә.

"Медуза" чыганаклары ышандыруынча, хакимиятнең югары эшелоннарында "Путинга алмашка килүче" темасына ешрак сөйләшә башлаганнар. Сүз президентка каршы сүз куешу турында бармый, "әмма күзгә күренгән киләчәктә аның дәүләт белән идарә итмәячәген аңлау яки теләү бар".

Кайбер хакимият вәкилләренең "ул Көнбатыш белән килешә алыр иде" дип санаучы кешеләре арасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев һәм президент аппаратының беренче урынбасары Сергей Кириенко бар диелә.

"Аргументы и факты"га әңгәмәсендә Русия Иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушев "махсус операция"нең озакка сузылуы турындагы сорауга җавап биреп, Русия "вакыт артыннан чапмый" дип белдергән һәм "Русия президенты куйган барлык максатлар үтәләчәк" дип ышандырган.

Шул ук вакытта ул "денацификация"гә басым ясаган. Сугыш башлаганда Путин атаган максатлар арасында Украинаны коралсызландыру, шулай ук Украинаның фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның бәйсезлеген, Кырым аннексиясен тануы да бар иде. Патрушев сүзләренчә, "Украина язмышын аның җирләрендә яшәүче халык билгеләячәк". Нәрсәнең күз уңында тотылуын Патрушев аңлатмаган.

Шулай ук Иминлек шурасы сәркатибе "патриотик" сәнгать әсәрләре һәм кинофильмнар төшерүгә дәүләт заказы артачагын белдергән.

Сугышның өч ае эчендә Русия Украинаның көньяк өлкәләренең бер өлешен, шулай ук Харьков, Донецки һәм Луһански өлкәләренең бер өлешен үз контроленә алды. Өлкә үзәге – Херсон һәм сугыш барышында тулысынча диярлек җимерелеп беткән зур шәһәр – Мариуполь дә Русия контроленә күчте.

Русия гаскәрләре Киевтан чигенде. Кайбер мәгълүматларга күрә, дистәләгән мең сивил кеше - сугыш корбаны булды. Украина Русиянең хәрбиләре күпсанлы сугыш җинаятьләре кылды дип ышандыра, бу шикләрне Халыкара җинаять мәхкәмәсе тикшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG