Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Русия ширкәтләре украин IT-белгечләрен эштән җибәрә


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Хәзер ширкәтләрнең эчке иминлек хезмәтләре Украина ватандашлыгы булган, яки мондый ватандашлыкка ия туганнары булган хезмәткәрләрне нык күзәтә башлаган диелә.

Украинадагы сугыш вазгыятендә, Русия ширкәтләре Украина ватандашлыгы булган IT-белгечләрне эштән җибәрә яки вазифасында түбәнрәк төшерә башлаган. Бу хакта РБК басмасы яза. Басма мәгълүматынча, эштән җибәрүләр дәүләт заказчылары таләбе белән яки диверсияләр булмасын дип сагаю аркасында булырга мөмкин. Нинди ширкәтләр турында сүз баруы әйтелми.

РБКның кибер-иминлек базарындагы чыганагы сүзләренчә, хәзер ширкәтләрнең эчке иминлек хезмәтләре Украина ватандашлыгы булган, яки мондый ватандашлыкка ия туганнары булган хезмәткәрләрне нык күзәтә башлаган.

Хезмәтләр алар белән эшләргә киңәш итми, яки сагаеп карарга куша, бигрәк тә хезмәткәр мөһим мәгълүматлар белән эшли торган булса.

"Информационная культура" сәүдәгә корылмаган автоном оешмасы башлыгы Иван Бегтин фаразынча, украиннарны оешмалар эшли торган дәүләт заказчылары таләбе нигезендә эштән җибәргән булулары бар. Русия интернет-форумының исеме күрсәтелмәгән әгъзасы РБКга белдерүенчә, ширкәтләр "диверсия булыр дип сагая", украиналы хезмәткәрләрне шуңа эштән җибәрә.

РБК IT-белгечләре штаты зур булган Русия оешмаларына сораулар юллаган. Яндекс, МТС, Ozon, Сбер һәм Русия почтасы хезмәткәрләргә кагылышлы карарларга аларның милләте йогынты ясамый дип белдергән. Кайбер ширкәтләр җавап бирмәгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG