Accessibility links

Time журналы кырымтатар Севгил Мусаеваны иң йогынтылы 100 кеше исемлегенә кертте


Севгил Мусаева
Севгил Мусаева

Исемлеккә шулай ук Украина президенты Владимир Зеленский һәм Украинаның кораллы көчләре башлыгы Валерий Залужный кергән.

Американың Time журналы "Украинская правда" басмасының баш мөхәррире, кырымтатар Севгил Мусаеваны 2022 елда дөньяның иң йогынтылы йөз кешесе исемлегенә кертте. Ул "Новаторлар" номинациясендә җиңде.

Time журналы "Украинская правда" басмасын Украинадагы бәйсез яңалыклар оешмасы дип атады. Севгил үзе Time журналы карарын "Украинская правда" басмасының бөтен командасы, шул исәптән аның беренче мөхәррире, мәрхүм Георгий Гонгадзеның казанышы дип бәяәләде.

35 яшьлек Севгил Мусаева тумышы белән Кырымның Керич шәһәреннән, хәзер Киевта яши. 2011-2013 елларда "Forbes Украина" журналы корреспонденты була, 2014 елда Hubs интернет-басмасын эшләтеп җибәрә һәм аның баш мөхәррире була. Нефть-газ һәм ягулык-энергетика комплексы темаларын яктырта. Биш тапкыр "Pressalit" эшлекле даирәләр премиясе иясе.

Time журналының иң йогынтылы 100 кеше исемлегенә шулай ук Украина президенты Владимир Зеленский һәм Украинаның кораллы көчләре башлыгы Валерий Залужный кергән.

Севгил Мусаевага багышланган баганыны Феррис-Ротман язган. "Сугыш хакында мөһим мәгълүмат чыганагы булган "Украинская правда"ны Украинада һәм читтә көн саен 4 миллионлап кеше укый. Мусаева җитәкчелегендәге журналистлар төркеме Русиянең сугыш җинаятьләреннән алып Украина каһарманнарына кадәр барлык мәгълүматны җиткерде, олигархларның көймәләре һәм очкычлары турында эксклюзив исемлекләр бастырды. Русиядә тыелган "Украинская правда" кешеләрнең сугышка күзләрен ача. Сугышның беренче атнасында аның рус телле Telegram-каналына язылучылар саны өч тапкыр диярлек артты" диелә анда.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG