Accessibility links

Азатлык хәбәрчесе Гафиулла Газиз вафат


Гафиулла Газиз (1957-2022)
Гафиулла Газиз (1957-2022)

Озак еллар дәвамында Азатлык радиосының Чаллыдагы хәбәрчесе Гафиулла Газиз вафат булган. Бу хакта аның улы Булат Газизов хәбәр итте.

"Иртән Балтачка йөрәк авыруы белән алып киттеләр, Балтачтан Казанга РКБга, кичке бишләр тирәсендә булыша алмадык дип шалтыраттылар", диде ул. Иртәгә аны туган авылында җирләячәкләр.

Гафиулла Газиз Татарстанның Балтач районы Югары Субаш авылында туып үскән. Хәрби хезмәттән соң Чаллыга китә, СМУ-71дә, КамАЗның пресс-рам заводында эшли. Шул ук вакытта Казан университетының журналистика факультетында читтән торып уку бүлегендә белем ала.

1989 ел ахырыннан Камаз радиосында татар телендә тапшырулар алып баручы һәм мөхәррир булып эшли башлый. 1992 елдан Чаллының шәһәр радиосында хезмәт итә.

90нчы елларда Гафиулла Газиз Азатлык радиосына хәбәрләр бирә башлый, тыңлаучыларны Чаллыдагы милли хәрәкәт, аның эшчәнлеге белән таныштыра. Чаллы түрәләренә аның Азатлыкта эшләве ошамый, аңа йә шәһәр радиосында калу, йә Азатлыкка китү шартын куялар, ул "милләтне кайгыртучы радиостанцияне сайлый", дип яза аның турында шагыйрь Мирһади Разов.

Гафиулла Газиз 1998 елдан Азатлыкның үз хәбәрчесе статусында эшли башлый. Шулай ук "Шәһри Чаллы", "Туганайлар" газетларында хәбәрче булып эшләп ала.

Тормыш иптәше Наилә белән алар ике ул тәрбияләп үстерделәр.

Азатлык редакциясе Гафиулланың туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.

Хәбәрченең Азатлыкта чыккан язмаларын биредә укып һәм тыңлап була.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG