Уфа "Нур" татар дәүләт театрында беренче тапкыр "Милли бизәк" дип аталган татар этно остаханәсе узды. 25 май узган чарада милли киемнәр, бизәнү әйберләре тәкъдим ителде.
Этнокүргәзмәдә республиканың төрле районнарыннан килгән милли кием тегүче һәм бизәнү әйберләре ясаучылар үз эшләрен тәкъдим итте. "Нур" театры һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар бүлеге студентлары милли киемнәр күрсәтте, күңел ачу чараларында башкарылган җыр-биюләр тәкъдим итте. Татар җәмәгатьчелек оешмалары һәм әгъзаларының да кайберләре милли киемнәрдә килгән иде.
Уфада "Милли бизәк" остаханәсе татар милли киемнәрен күрсәтте

1
Татар милли киемнәрен күрсәтүчеләр тамашага чыга

2
Татар милли киемнәре

3
Кушнаренко районы Иске Тукмак авылыннан Фәридә Локманова үзе җитештергән милли киемнәрне тәкъдим итә

4
Лилия Гафиатуллина теккән әйберләр

5
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар бүлеге студентлары

6
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар бүлеге студентлары

7
Уфада яшәүче Зөһрә Исламова иҗаты

8
Татар милли киемнәре

9
Татар киемнәрен күрсәтүчеләр