Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сызраньда сугышка каршы пикетка чыккан Равил Шәрәфетдиновны медицина тикшерүе узмаган өчен штрафка тартканнар


Равил Шәрәфетдинов
Равил Шәрәфетдинов

Шәрәфетдинов бу карар белән килешми.

26 майда, Сызрань җәмәгать мәхкәмәсе Равил Шәрәфетдиновны медицина тикшерүе узмаган өчен 4 мең сум штрафка тарткан. Аны Русия административ кодексының 6.9 маддәсен бозуда гаеплиләр.

3 майда Шәрәфетдинов "Булмасын сугыш" плакаты тотып ялгыз пикетка чыккан. Каршылык чарасына уннан артык полиция хезмәткәре килгән. Пикет ике сәгать дәвам иткән. Соңрак полиция активистны наркотик куллануда шикләнеп, медицина тикшеренүе үтәргә сораган. Шәрәфетдинов бу таләпне канунсыз дип тапкан. Шуннан соң аны кулга алганнар.

Равил Шәрәфетдинов - юрист. Мәхкәмәдә үз хокукларын үзе яклаган. Утырышта ул полиция төзегән беркетмәдә аны медицина тикшеренүе үтәргә кануни дәлил китерелмәвен әйткән. Русия сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгында язылганча, медицина тикшеренүе дүрт сәбәп булганда гына узарга тиешле: авыздан алкоһол исе килсә, аягында төз басып тора алмаса, сөйләме бозылса, йөз төсе үзгәрсә.

Мәхкәмә хөкемдары Елена Шкурова полиция таләбен яклап чыккан.

"Хөкемдар үзлегеннән сәламәтлек саклау минитрлыгы боерыгына бишенче сәбәп өстәп куйды - "үзен тиешенчә тотмаган" диде. Үзе уйлап чыгарган "дәлил" нигезендә полициянең таләбен кануни дип тапты, мине гаепле итеп чыгарды. Мин юрист буларак әйтәсем килә, безнең илдә кануннар хайваннарча, ләкин алар белән мине гаепле дип тә таба алмадылар. Шуңа да судьяга яңа хокукый нормалар уйлап табып, мине хөкем итәргә туры килде", диде ул.

Активист карарны Сызрань шәһәр мәхкәмәсендә шикаять итәчәген белдерә.

Равил Шәрәфетдиновка карта тагын ике беркетмә төзелгән. Аны Русия хәрбиләрен дискредитацияләүдә һәм полиция таләбен үтәмәү буенча хөкем итәчәкләр.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG