Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Болонья мәгариф системыннан чыгуының 3 төп нәтиҗәсе


"Украина һәм Европа берлеге бергә көчле!" дигән чарада катнашучы Украина студентлары. Киев, 5 апрель 2016
"Украина һәм Европа берлеге бергә көчле!" дигән чарада катнашучы Украина студентлары. Киев, 5 апрель 2016

Русия рәсмиләре югары белем өчен мөһим саналган Болонья мәгариф системыннан чыгарга тели. Белгечләр бу студентларның чит илләрдә уку мөмкинлеген нык киметәчәк һәм Русия дипломнарын читтә тану кыенлыкларын тудырачак дип кисәтә.

Май азагында Русия фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков Русиядә Болонья мәгариф системыннан чыгу теләген белдерде.

— Болонья системына инде үтелгән этап буларак карарга кирәк. Киләчәк үзебезнең уникаль мәгариф системында, аның нигезендә илебез икътисады һәм һәр студент өчен мөмкинлекләр киңлеге ятарга тиеш, — диде ул.

Иминлек шурасыннан карт геосәясәтчеләр Русия мәгарифен теләсә нинди тышкы тәэсирдән изоляциягә кертергә тели

Фальковның соңгы җөмләсен аңлау кыен булса да, белгечләр моны шулай аңлата: күрәсең, Иминлек шурасыннан карт геосәясәтчеләр Русия мәгарифен теләсә нинди тышкы тәэсирдән изоляциягә кертергә тели.

Киләсе елны Русиянең Болонья системына кушылуына 20 ел тула. Бу систем нәрсәдән гыйбарәт һәм аннан чыгу Русия мәгарифе өчен нәрсәне аңлата? Азатлык бу сорауларга җавап эзләде.

Болонья мәгариф системы – нәрсә ул?

Болонья системы дип Европа илләренең уртак мәгариф киңлеген булдыру өчен кабул ителгән концепцияне атыйлар. Ягъни, ул Европа илләрендә югары белемнең уртак стандартларын булдыра.

Югары белемне бу стандарт икегә бүлә: бакалавриат (undergraduate​) һәм магистратура (graduate)​.

Моннан тыш бу системга ярашлы:

  • Европа илләре өчен уртак фәнни дәрәҗәләр системы кабул ителә. Алар төрле уку йортларында бер-берсенә туры килергә тиеш.
  • ECTS дип аталган махсус баллар системы кертелә. Һәр фән, һәр дәреснең билгеле күләмдәге баллары бар.
  • Мөгаллимнәр һәм студентлар өчен Европаның башка югары уку йортларында белем һәм тәҗрибәне алу мөмкинлеге.
  • Халыкара студент проектларында актив катнашу.

Кыскача әйткәндә, Болонья мәгариф системы студент (һәм мөгаллим) өчен дөньяны ачык итә, бер университеттан икенчесенә күчүне җиңеләйтә, махсус програмнар тәкъдим итә.

Болонья декларациясен башта 4 ил имзалады: Британия, Германия, Франция һәм Италия. Хәзерге вакытта бу систем 48 илне берләштерә. Европа илләреннән тыш аңа Азәрбайҗан, Төркия, Казакъстан, Грузия, Кыпрыс, Әрмәнстан керә.

Русия Болонья килешүенә 2003 елның сентябрендә кушылды.

Русиянең Болонья мәгариф системыннан чыгуы нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? Азатлык белгечләр фикерен тыңлап, төп өч нәтиҗәне барлады.

1. Студентларның чит илдә уку мөмкинлеге чикләнә

Болонья системының төп нигезе – Европа илләре һәм уку йортлары арасында ачык бәйләнешләр булу. Ягъни, студентлар җиңел генә башка илдәге университетка тулысынча яки вакытлыча күчә ала, төрле стажировкаларда катнаша ала. Бу юнәлештә эшләгән иң танылган програм – Erasmus – Русиядә һәм, аерым алганда, Казанда да эшләп килде.

Бу студентлар өчен иреклек һәм үз үсешен үзләре теләгәнчә билгели алуны аңлата. Сәясәт белгече Иван Преображенский сүзләренчә, сугыш шартларында Русия Иминлек шурасына "хакимият билгеләгән юнәлештә генә сугыш белгечләрен" әзерләү мөһим. Димәк, бернинди ирек һәм чит ил студентлары белән аралашу кирәкми.

Болонья системыннан чыгу очрагында Русия зур ихтимал белән бакалавр һәм магистр баскычларыннан баш тартачак. Европа илләрендә, гадәттә, студентлар 4 ел бакалаврга укыса, шуннан соң тагын 2 ел магистрга укый. Русиядә исә мәгариф элекке системга кайтырга мөмкин. Совет елларында һәм 90нчы елларда Русиядә студентлар 5 ел белгечкә укый, инде шуннан соң аспирантурага керә ала иде.

Болонья системыннан чыгу Русия белем баскычларының Европа уку йортларыннан аерылачагын аңлата. Димәк, уку еллары тәңгәллеге бозыла, университетлар арасында хезмәттәшлек һәм студентлар белән алышу авырлаша. Моннан тыш, Русиянең хәзерге изоляция шартларында, гомумән, студентларның ирекле рәвештә чит илдә укуын да күзаллау кыен.

2. Русия дипломнарын чит илдә тану кыенлыклары туа

Башка төрле мәгариф системына күчү Русиянең белгечлек дипломнарын чит илләрдә, аеруча Европада тануда кыенлыклар туарга мөмкин. Болонья системы күпмедер күләмдә бу процессны җиңеләйткән булган.

Рособрнадзорның элекке башлыгы Виктор Болотов фикеренчә, Русия Болонья килешүеннән чыкса, бу башка илләр аның дипломнарын танудан баш тартачак дигәнне аңлатмый, ләкин процесс катлауланачак.

— Безнең дипломнарны әле Болонья процессына килешкәнче үк таныганнар иде. Ләкин процедура озак дәвам итте һәм бушлай булмады. Хәзер дә [килешүдән чыккан очракта] таныячаклар. Ләкин без Болонья конвенциясендә катнашканда бу күпкә җиңелрәк уза, — дип аңлатты ул.

Башка белгечләр дә бу фикер белән ризалаша. Дипломнар чит илләрдә автоматик рәвештә танылмаячак, аларны расларга кирәк булачак. Бу чит илләрдә эшләргә теләгән русияләргә дә, Русиядә эшләргә теләгән европалыларга да кагыла.

3. Русиягә чит ил студентлары күпкә әзрәк киләчәк

Болонья килешүеннән чыгу очрагында Русиядә Европадан укырга килгән студентлар булмаячак диярлек. Тик бу Русиягә дустанә караган башка илләрдән дә студентлар килүен киметәчәк, дип саный Петербурдагы Европа университеты хезмәткәре Алексей Железнов.

Болонья системы Европа һәм Америка студентлары һәм мөгаллимнәренә генә түгел, Африка, Азия, Латин Америкасы илләренә дә зур файда китерә. Русиянең алдынгы уку йортларына бу илләрдән дә килүче студентлар агымы нык кимергә мөмкин, чөнки кешеләр алган белемне башка илләрдә дә танысыннар дип уйлый. Аеруча уку өчен акча түләгән очракта. Шулай итеп, Русиянең Болон системыннан чыгуы бөтен ил белән студентлар алышынуына тискәре тәэсир итәчәк, дип саный Железнов.

Соңгы елларда Русиянең, аеруча Казан университетының Кытай студентлары белән алмашу програмнары эшләп килде. Аның нигезендә Казанга укырга Кытайда яшәүче татарлар да йөрде, алар еш кына үзләре түләп укыды. Дөньяда таныту кыен булган диплом алу өчен алар хәзер укырга теләрме, шундый сорау да туа.

***

Моннан тыш Болонья системыннан чыгу барлык белем бирү стандартларын яңадан язарга кирәклегенә китерә ала, ди белгечләр. Федераль белем бирү стандартларын яңадан язу – күләмле хезмәт, бу югары уку йортлары мөгаллимнәренә өстәмә эш йөкләячәк.

Күпчелек белгечләр Русиянең Европа системыннан баш тартуы – яшьләр, мәктәп укучылары һәм студентлардан конкуренциягә сәләтле белгечлек алу, чит ил университетларында уку мөмкинлеген тартып алу, аларның киләчәген урлау дигән нәтиҗәгә килә.

Хөрмәтле укучылар, ә сез ни уйлыйсыз? Болонья системыннан чыгу Русия мәгарифенә ничек тәэсир итәчәк? Фикерегезне әйтегез!

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG