Европа комиссиясе, 30 һәм 31 майда узачак Европа берлеге җитәкчеләре җыелышы алдыннан, Маҗарстан теләкләрен исәпкә алып, Русиянең нефть җибәрүенә эмбарго мәсьәләсендә тәкъдим ясады. Бу турыда якшәмбе көнне Bloomberg һәм Politico хәбәр итте.
Европа берлеге бер айдан артык вакыт эчендә, нигездә Будапешт позициясе аркасында, Украинага һөҗүм итүгә бәйле рәвештә Русиягә каршы санкцияләрнең алтынчысын кабул итә алмады. Маҗарстан Русиядән торба үткәргеч аша нефть җибәрүгә каршы эмбаргоны хупламый, чөнки мондый тыю икътисадына зур зыян салачак дип әйтә. Виктор Орбан хөкүмәте эмбаргоны 2024 елга кадәр кичектерергә дә ризалашмады.
Хәзер Европа берлеге дипломатлары санкцияләрнең икенче бер юлын карый. Ул Русия нефтен диңгездән җибәрүгә генә эмбарго кертеп, торбадан җибәрүгә тыюны бетерә. Бу юл Маҗарстан һәм башка Европа берлеге илләренә Русиядән нефть алуны дәвам итәргә мөмкинлек бирә.
Politico бу компромиссны Русиягә каршы катгый чаралар тарафдарлары өчен җиңелү дип саный. Чыганаклар әйтүенчә, санкцияләр пакеты кабул ителсен өчен, алар бу юлга барырга әзер. Рәсми рәвештә, яңа санкцияләр пакеты әле тәкъдим ителмәгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!