Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа машиналар сату 8,5 тапкырга кимегән 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә җитештерелә торган Lada машиналарын сату 87 процентка кимегән. Бер ел элек апрель аенда Татарстанда мондый 2049 яңа машина сатылган, ә быел апрельдә республика халкы  270 яңа Lada алган.

Татарстанда 2022 елның апрелендә узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда яңа машиналар сату 8,5 тапкырга, ягъни 88 процентка кимегән. Хәтта 2020 елның "кара" апреле – конавирус пандемиясе сәбәпле сатучы оешмалар үз эшчәнлеген туктатырга яки шактый чикләргә мәҗбүр булган чор белән чагыштырганда да, быел апрель аенда сатулар 2,6 тапкырга кимегән. Бу хакта "Автостат" аналитика агентлыгына сылтама белән БИЗНЕС Online яза.

Басма язуынча, бу кимү кыйммәтле машиналарга да, еш сатып алына торганнарына да кагылган. Мисал өчен, кыйммәтле машиналар арасында иң күп сатылган марка – Mersedes булган. Шулай да узган елның апреле белән чагыштырганда аның сату нәтиҗәләре 92 процентка начарайган. Узган ел 156 яңа "мерседес" сатылган, быел 13 кенә, шулар арасында нибары дүрт "мерседес" кына 2022 елда чыккан булган. Калганнары – узган елдан калган машиналар диелә язмада.

Русиядә җитештерелә торган Lada машиналарын сату да 87 процентка кимегән. Бер ел элек апрель аенда Татарстанда мондый 2049 яңа машина сатылган, ә быел бу чорда республика халкы 270 яңа Lada алган.

Татарстанда Lada-ның иң күп сатып алынган моделе - Lada Granta булган диелә. Әмма бу модельне сатып алу очраклары да узган ел белән чагыштырганда 91 процентка кимегән. Шул ук вакытта басма бәяләрнең артуын да искәртә. 2021 ел ахырында седан кузовлы яңа машиналар дилер үзәкләрендә 500 мең сум торган булса, хәзер ул 728 мең сум тора, диелә.

"Украинадагы вазгыять һәм Русиягә каршы кертелгән санкцияләр сурәтендә машиналарга һәм аларның компонентларына тоталь кытлык барлыкка килде. Логистика чылбырлары җимерелү Русиядә машина җыючы барлык оешмаларның да диярлек туктап калуына китерде. Тауар калдыкларын ажиотаж ихтыяҗдан саклап калу өчен, дилерлар бәяләрне артык кыйммәтләндерде", дип яза басма.

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.

Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.

Сугышның беренче атналарында ук белгечләр санкцияләр кертелү нәтиҗәсендә Русиянең машина сәнәгатенә һәм базарына кара көннәр киләчәк дип фаразлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG