Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия дәүләт бурычын кайтаруда газ өчен рубльләрдә түләү схемасын кулланырга тели 


Антон Силуанов
Антон Силуанов

Инвесторлар бу схема белән ризалашмаска мөмкин, ул очракта бурычларны түләмәү – техник дефолтны аңлатачак, бурыч түләүче акчаларны беренчел килешүдә күрсәтелгән схема нигезендә түләргә тиеш.    

Русия ил газы өчен рубльләрдә түләү схемасына охшаш механизм ярдәмендә дәүләт бурычын түләячәк. Бу хакта "Ведомости"га Русия финанс министры Антон Силуанов хәбәр иткән.

"Газ өчен рубльләрдә ничек түлиләр: безгә чит ил акчасы күчерәләр, биредә ул рубльләргә алмаштырыла, исәп-хисап шул рәвешле ясала. Евробондларга кагылышлы исәп-хисаплар механизмы да шушылай ук, әмма кире тәртиптә эшләячәк", дип аңлаткан Силуанов.

Түләүне валютада алу өчен инвесторга Русия банкында валюта һәм рубль хисаплары ачарга һәм валюта сату өчен күрсәтмәләр бирергә кирәк булачак.

Инвесторлар бу схема белән ризалашмаска мөмкин, ул очракта бурычларны түләмәү – техник дефолтны аңлатачак, бурыч түләүче акчаларны беренчел килешүдә күрсәтелгән схема нигезендә түләргә тиеш.

24 майда АКШ финанс министрлыгы Русиягә дәүләт бурычының бер өлешен түләргә мөмкинлек бирүче гомум лицензиянең вакытын озайтмаска карар итте.

Бу – йөз елдан артык вакыт эчендә Русия беренче мәртәбә тышкы бурыч дефолтына дучар булырга мөмкин дигән сүз.

Моңа җавап итеп, Силуанов Русия дәүләт бурычын түләвен рубльләрдә дәвам итәчәк дип белдергән иде.

Русия президенты Вадимир Путин, Мәскәү "дус булмаган" дип саный торган илләрнең 1 апрельдән Русия газы өчен рубльләрдә түләвен таләп итте.

Кайбер илләр, әйтик Болгария, Польша һәм Финляндия газ өчен рубльләрдә түләүдән баш тартты, шуннан соң Русия бу илләргә газ җибәрүдән туктады.

24 февральдә Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Европа берлегенең әгъза-дәүләтләре һәм башка илләр Русиягә каршы берничә санкцияләр җыелмасы кертте. Алар сәясәтчеләргә һәм түрәләргә генә түгел, гади халыкка да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG