Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә сугышка каршы перформанста катнашучыны тоткарлаганнар


Наталья Перова һәм Людмила Анненкова
Наталья Перова һәм Людмила Анненкова

Наталья Перова һәм Людмила Анненкова сугышка каршы "Без каннан юылып бетә алмаячакбыз" дигән чара уздырды. Алар ак күлмәк киеп, аны кан төсендәге кызылга буяган һәм Русия тышкы эшләр министрлыгы бинасы янына чыккан иде.

30 майда көндез Русиянең Юл патруль хезмәте хезмәткәрләре Наталья Перованы тоткарлаган. Ул кичә Русия тышкы эшләр министрлыгы бинасы янында оештырылган перформанста катнашкан булган. Тоткарлау турында аның дусты әйткән, Перова үзе бу хакта "ОВД-Инфо" хокук яклау үзәгенә хәбәр иткән.

Перованың дусты әйтүенчә, Юл патруль хезмәте хезмәткәрләре кызның машинасын туктаткан. Сәбәпләрен әйтмичә тоткарлап аны "Марьина роща" полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр.

Перова полиция машинасыннан төшереп алган дип фаразланучы фотодан күренгәнчә, машинаның алгы тәрәзәсенә Z хәрефе шәкелендә Георгий тасмасы һәм "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дигән һэштеглы рәсем ябыштырылган.

Кичә, 29 майда Наталья Перова һәм Людмила Анненкова сугышка каршы "Без каннан юылып бетә алмаячакбыз" дигән чара уздырды. Алар ак күлмәк киеп, аны кан төсендәге кызылга буяган һәм Русия тышкы эшләр министрлыгы бинасы янына чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG