Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Нидерландка газ җибәрүне туктатты


Нидерланд газ өчен рубль белән түләүдән баш тарткан иде.

"Газпром" ширкәте Нидерландка газ җибәрүне туктатуны раслады. Моны ул Амстердамның рубль белән түләүдән баш тартуы белән аңлата. Бу хакта ширкәтнең Теlеgram каналында хәбәр ителә. Моңа кадәр Русия президенты беренче апрельдән газ өчен түләүне рубльгә күчерүне йөкләгән иде.

"Газпром" аңлатканча, 30 май киченә Нидерландның GasTerra B.V. ширкәтеннән газ өчен рубльдә түләү башкарылмаган.

Хәзер ашыгыч рәвештә Нидерландның Эмсхавен портында сыекландырылган табигый газ (СПГ) терминалы төзелә. Көзен ул елына 8 млрд дүрткел метр газ кабул итәр дип көтелә. Нидерландта беренче терминал 2011 елда Роттердам портында эшли башлады. 2021 елда Русиядән Нидерландка торба үткәргечтән 11 млрд дүрткел метр газ китерелгән.

1 апрельдән Русия президенты Владимир Путин "дустанә булмаган" илләрдән газ өчен түләүне рубльдә генә кабул итәргә кушты. Европа ширкәтләренең бер өлеше моңа ризалашты.

Элегрәк Русия газы өчен рубльдә түләүдән Финляндия, Болгарстан һәм Польша баш тарткан иде. Дания дә рубль белән түләмәячәген белдерде.

24 февральдә Владимир Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиягә кырыс санкцияләр кертелде. Шуларга җавап йөзеннән Путин газ өчен рубль белән генә түләү тәртибен кертергә кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG