Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү-Казан" юлы төзелеше якынча 30 процентка кыйммәтләнгән


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Моның элегрәк геологик шартларны исәпкә алмый гына планлаштыру белән аңлаталар.

Мәскәү – Казан арасында М-12 машина юлын төзү якынча 30 процентка кыйммәтләнгән. Бу хакта "Автодор дәүләт ширкәте идарәсе рәисе Вячеслав Петушенкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Петушенко әйтүенчә, элегрәк исәпләнгән 630 миллиард сумны 2018 елда башка шуңа охшаш объектларга карап санаган булганнар. Геологик шартлар исәпкә алынмаган, дип аңлаткан рәис.

"Әгәр карасак, юл – төзелеш материаллары сәнәгате әллә ни үсеш алмаган җирләрдән уза. Яңа карьерлар булдыру, йөк ташу, бу төзелеш материалларын китереп куюга чыгымнар, билгеле артты. Ул башта 629 миллиард сум тора иде, хәзер без тагын ике кишәрлекне исәпләп бетерәбез һәм 30 процент тирәсе кыйммәтрәк чыгачак", дигән Петушенко.

Русия һәм Татарстан башкалаларын тоташтыручы яңа трасса 2024 елда кулланылышка кертелер дип көтелә. Яңа трасса Казаннан Мәскәүгә 10 сәгать урынына 6,5 сәгатьтә килеп җитәргә мөмкинлек бирәчәк диелә. Юл түләүле булачак, җиңел машиналарга километрына 2,5 сум күләмендә салым түләргә туры киләчәк диелә. Казаннан Мәскәүгә яңа юлдан бару 1600 сумга төшәргә мөмкин.

2020 елның октябрендә Лаеш районы халкы Казанда митинг оештырган иде. Урам җыены "М12 трассасын безнең йортлардан күчерергә" дигән шигар белән узды. Бу атнада активистлар Владимир Путинга мөрәҗәгать юллады. "Зинһар өчен, безне тынычлыкта калдырыгыз. Безнең баштан йөрмәгез!", дип әйтелде видеоязмада.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG