Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморьеда сугышны туктатуны таләп иткән депутатларны КПРФ фракциясеннән чыгарганнар


Төбәк парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Анатолий Долгачев: "Алар хәзер безнең өчен кул бирешмәстәй, сәяси мәетләр, алар беркем түгел. КПРФ бренды астында булган өчен генә сайландылар, ә хәзер үз сайлаучыларын саттылар", дип белдергән.

Приморье краеның Канун чыгару җыены депутатлары Леонид Васюкевич һәм Геннадий Шульганы, фиркане дискредитацияләүче гамәлләре өчен, КПРФ фракциясеннән чыгарганнар. Алар Украинадагы сугышка каршы чыккан иде. Бу хакта "Интерфакс"ка КПРФның край комитеты икенче сәркатибе Евгений Ляшенко хәбәр иткән. Васюкевич һәм Шульга – КПРФ әгъзалары түгел, шуңа аларны фракциядән генә чыгарганнар.

Бу карарны бертавыштан хуплаганнар. Сугышка каршы чыгыш ясаган депутатлар үзләре бу утырышта катнашмаган.

Төбәк парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Анатолий Долгачев моны: "Алар хәзер безнең өчен кул бирешмәстәй, сәяси мәетләр, алар беркем түгел. КПРФ бренды астында булган өчен генә сайландылар, ә хәзер үз сайлаучыларын саттылар", дип аңлаткан.

Приморьеның хезмәттәшләрен хуплаган, әмма сугышка каршы мөрәҗәгатьне имзаламаган тагын ике КПРФ депутатына – Наталья Кочуговага һәм Александр Сустовка шелтә белдерелгән.

27 майда Приморье крае Канун чыгару җыенының бер төркем депутатлары "махсус хәрби операция" дигән нәрсәне туктатуны һәм Украинадан гаскәрләрне чыгаруны таләп итеп, Русия президенты Владимир Путинга хат язган иде.

КПРФ әгъзасы булган дүрт депутатның мөрәҗәгатен төбәк парламенты утырышында депутат Леонид Васюкевич укыды.

Бу утырышта булган Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко Васюкевичны һәм аңа теләктәшлек белдергән КПРФ вәкиле Геннадий Шульганы залдан мәҗбүри чыгаруны таләп итте, Васюкевичны "хыянәтче" дип атады.

Төбәк парламентындагы КПРФ фракциясе рәисе аларның гамәлләренә бәя биреп, "иң катгый чараларны" күрергә вәгъдә иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG