Якын арада Германия һава һөҗүменнән саклану өчен Украинага заманча системнар җибәрәчәк. Бу хакта 1 июньдә Бундестагта чыгыш ясаганда Германия канцлеры Олаф Шольц белдерде.
Шольц әйтүенчә, мондый систем "тулы бер шәһәрне" һава һөҗүменнән саклый ала. Сүз IRIS-T SL системы турында бара.
Бу систем җиргә урнаштырыла, IRIS-T ракетлары куллана. Ракетлар ике төрле: кече радиуста ата торганы да (SLS), уртача радиуста ата торганы да (SLM) бар.
Германия мәгълүмат чаралары язуынча, хакимият бер IRIS-T SLM системы җибәрергә ниятли. Элегрәк бу системны Мисырга да биргәннәр.
Bild газеты Украинаның IRIS-T SLM белән кызыксынуын язган иде. Алар 40 чакрым радиуска ата һәм һәдәфләрне 20 чакрымга кадәр биеклектә юк итә ала. Басма мәгълүматынча, системны бирү тиз арада хупланган очракта да, аны ноябрьдән дә иртәрәк куллана алмаячаклар.
Шулай ук канцлер Украинага дошман артиллериясенең күчеп йөрешен күзәтергә мөмкинлек бирүче радарлар тапшырырга, шулай ук һөҗүм реактив системнары бирүдә АКШ белән хезмәттәшлек итәргә сүз биргән. Шольц сүзләренчә, алар Русия җирләренә һөҗүм итү өчен кулланылмаска тиеш булачак.
Германиянең оппозицион христиан демократлары һәм Киев Шольц хакимиятен вәгъдә ителгән кораллар белән тәэмин итүдә акрын эш итә дип тәнкыйтьли.
Әлегә Бундестаг хуплаган авыр кораллар Украинага тапшырылмады. 1 июньдә канцлер "Русия сугышта җиңмәсен өчен" Германия барысын да эшләячәк, дип кабат белдерде. Оппозиция вәкилләре аны Украинаның җиңүен теләве турында турыдан-туры әйтмәве өчен тәнкыйтьләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!