Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура Себердә "Булмасын сугыш" дигән балалар рәсеме бәйгесе уздырган


Калининградта сугышка каршы протест чарасы
Калининградта сугышка каршы протест чарасы

Бәйгене 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә багышлап үткәргәннәр. Шул ук вакытта, "Булмасын сугыш" дигән җөмлә өчен Русиядә ил гаскәрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә административ эшләр ачалар.

Русия баш прокуратурасының Себер федераль бүлгесе идарәсе балалар арасында "Булмасын сугыш" һәм "Беркем онытылмады, берни онытылмады" дигән темаларга рәсем һәм очерклар бәйгесе уздырган. Бу хакта оешма сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар җиңүчеләрне билгеләп тормаган, чөнки "күпчелек эшләргә сокланган". Барлык катнашучыларга "Русия прокуратурасы оешуга 300 ел тулу тамгасы белән зур булмаган бүләкләр" тапшырылган.

Бәйгене 1 июньдә билгеләп үтелүче Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уздырганнар.

"Халыкара балаларны яклау көне – Җир шарындагы барлык кешеләргә өндәү ул: балаларның бәхетле һәм тыныч балачакка хакы бар, ә моны тәэмин итү – планетабызның өлкәннәре бурычы", дип саныйлар Себер прокуратурасында.

Яңа кануннарга ярашлы, сугышка каршы сүзләр әйткән өчен, шул исәптән, "Булмасын сугыш" дигән җөмлә өчен дә Русиядә ил гаскәрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә административ эш ачу каралган.

"ОВД-Инфо"хокук яклау проекты хисапларына күрә, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, бу маддә нигезендә 2000нән артык русиялене гаепләгәннәр. Аларга салынган гомуми штрафның суммасы - якынча 20 миллион сум булган.

БМО мәгълүматынча, Русиянең Украинада алып барган сугышы дәвамында, ягъни өч ай эчендә 4113 сивил украин һәлак булган, аларның 264е – балалар. 5000нән артык украин яраланган, алар арасында 400дән артыгы – балалар.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә һөҗүм итте. Шуннан соң балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә берничә мәртәбә сугышны хуплаган чаралар уздырылды. Аерым алганда, балаларны Z хәрефе итеп тезеп бастырдылар. Бу - Русия һөҗүменең рәсми булмаган символларыннан берсе. Шулай ук Георгий таммасы яки Русия байрагы төсләрендәге бу билге белән балаларны фотога төшерделәр.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG