КПРФның Башкортстандагы бүлекчәсе, Уфада Җиңү көне бәйрәм ителгән вакытта "Сталин ролен хурлаган" билгесез затны җаваплылыкка тартуны таләп итә.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка һәм республика прокуроры Игорь Пантюшинга язылган мөрәҗәгать фирканең төбәк бүлекчәсе сайтында 1 июньдә чыкты.
9 майда Уфада "Үлемсез полк" йөреше ачылышы алдыннан билгесез бер кеше чыгыш ясаган. "Һәлак булып син миллионлаган гомерне коткардың, син Сталин лагерьларында туганнарыңны һәм якыннарыңны югалттың, Освенцим, Бухенвальд, Дахау тоткыннарына азатлык китердең..." дигән сүзләр КПРФ әгъзаларының ачуын чыгарган.
Мөрәҗәгатьне чыгаручы – КПРФның республикадагы комитетының беренче сәркатибе Юнир Котлыгуҗин фикеренчә, Сталин лагерьләре турындагы сүзләр "Югары баш командующий И.В. Сталин ролен хурлый".
Башкортстан коммунистлары лидеры "бүгенге көндә русияләрнең 70 проценты Совет берлегендә Сталин ролен уңай бәяли", дип белдергән. Ул Җиңү көнендә әйтелгән сүзләрне "Совет берлеге җитәкчелегенең, Совет берлеге хәрби җитәкчеләре һәм хәрби хезмәткәрләренең максатларын, карарларын һәм гамәлләрен, Икенче дөнья сугышында наци Германиясе җитәкчелеге, хәрби җитәкчеләре һәм хәрби хезмәткәрләренең максатлары, карарлары һәм гамәлләре белән тәңгәлләштерү" дип кабул итүен әйткән.
Шуңа күрә Котлыгуҗин, КПРФның республика комитеты бюросы һәм республиканың дәүләт җыенында КПРФ фракциясе исеменнән, хакимият оешмаларыннан "бу сүзләрнең канун бозу-бозмавын тикшерүне һәм прокурор чарасы күрүне" сораган.
Русия Административ канун бозулар кодексының 13.48 маддәсе бу тәңгәлләштерүне тыя, канунны бозган өчен 50 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.
Сталин идарә иткән елларда Башкортстанда сәяси җинаятьләрдә гаепләнеп 50 меңнән артык кеше репрессияләнгән, күбесен атып үтергәннәр, яки алар лагерьләрдә һәлак булган.
Милләтләр ягыннан караганда, Башкортстанда урыслар (30 процент), башкортлар (28 процент), татарлар (24 процент) һәм башка милләт вәкилләре (18 процент) репрессияләнгән.
1997-2011 елларда Башкортстанда җиде томлык "Сәяси репрессия корбаннарының хәтер китабы" чыкты, анда 50 меңнән артык кеше турында биографик белешмәләр бар.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!