Accessibility links

Русиядә интернет кулланучылар кайбер VPN-сервисларга тоташа алмый башлаган


ProtonMail ширкәте сервисны Русия хакимиятләре томалый дип фаразлый.

Русиядә интернет кулланучылар томаланган сайтларга керергә мөмкинлек бирүче Proton VPN, Outline VPN, Lantern кебек сервисларга тоташа алмый башлаган. Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә.

ProtonMail ширкәтендә сервисны Русия хакимиятләре томалый дип фаразлыйлар. "Җирле интернет-провайдерлар һәм хакимиятләр VPN аша тоташуларга комачауларга бик мөмкин, бу очракта без мондый проблемнарны хәл итә алмаячакбыз", диелә ширкәт сайтында. Proton томалауларны урап узарга тырышуын белдерә.

2022 елның мартына Роскомнадзор Русиядә популяр булган 20ләп VPN-сервисны томалады, алар арасында PrivateTunnel, ExpressVPN, NordVPN да бар.

Русия думасының мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе Александр Хинштейн, Роскомнадзор бу эшен алга таба да дәвам итәчәк дип сүз биргән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG