Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сәүдә министрлыгы Русия юридик затларының кара исемлегенә Татарстан ширкәтләрен дә керткән


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Кара исемлеккә Татарстанның Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы, Әлмәтнең “Радиоприбор” заводы, Ак Барс Банк кергән.

АКШ сәүдә министрлыгы Русиянең 70 юридик затыннан торган кара исемлек чыгарды. Анда Татарстанның Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы, Әлмәтнең "Радиоприбор" заводы, Ак Барс Банк кергән.

"АКШ хөкүмәте бу оешмалар дәүләт иминлегенә һәм Кушма Штатларның тышкы сәясәте мәнфәгатьләренә каршы эшли дип тапты", диелә АКШ хөкүмәтенең рәсми документлары җыелмасында чыккан текстта. Кара исемлеккә керүчеләргә Америка технологияләре һәм програмнарына юл ябык.

Моннан тыш кара исемлеккә "Газпром нефть шельф", "С.В.Ильюшин исемендәге авиация комплексы", Иркутски авиация заводы һәм башкалар кергән.

Русиянең Украинага һөҗүме белән бәйле март ахырында АКШ Казан боралак заводы, Күмертау боралак заводына каршы да чикләүләр керткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG