Апрельдә Русия президенты Владимир Путин соңгы дәрәҗәдәге яман шештән дәвалану курсы узган. Бу хакта югары дәрәҗәле өч аноним чыганагына сылтама белән Newsweek яза. Шулай ук документта Путинга март аенда һөҗүм итүләре дә әйтелгән.
Басма мәгълүматынча, апрель ахырыннан май уртасына кадәр Американың махсус хезмәтләре Путин җитди рәвештә авырый һәм мөгаен үләргә мөмкин дигән уртак фикергә килгән. Newsweek чыганаклары белдерүенчә, коронавирустан изоляция аның хәлен яшергән булырга мөмкин.
Newsweek язмасы чыкканнан соң, АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле күзләүнең Путин сәламәтлегенә бәйле нинди дә булса нәтиҗә ясавы һәм моның турында АКШ президентына хисап бирүе дөрес мәгълүмат түгел дип белдерде.
Newsweek мәгълүматы башка җирдә расланмады.
Апрель башында "Проект" басмасы, 69 яшьлек президентның соңгы елларда даими рәвештә лор һәм калкансыман биз яман шешендә махсуслашкан хирург белән бергә очышлар ясавын язган иде.
Май ахырында "Украинская правда"га әңгәмәсендә Украина саклану министрлыгының баш күзләү идрәсе җитәкчесе Кирилл Буданов, Путинга һөҗүм иткән булулары бар, дип белдерде.
Буданов һөҗүмне "якынча ике ай элек" булган дип ышандырды, ягъни, чагыштырмача Америка күзләве хисабында әйтелгән вакытта. Буданов Путинны үтерергә тырышуларын "бөтенләй уңышсыз" дип атады.
Гадәттә Кремль президентның сәламәтлеге турында җентекле шәрехләмәләр бирми. Шулай да, "Проект" чыгарган язмага фикер белдереп, Путин сүзчесе Дмитрий Песков язмадагы мәгълүматны "уйлап чыгарылган" дип атады һәм президент авырмый диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!