Украина башкаласы Киевта якшәмбе иртәсендә Русия гаскәрләре ракета һөҗүме ясады.
Киев мэры Виталий Кличко телеграм каналында язуынча, Днепровский һәм Дарникий районнарында шартлаулар булды. Бу районнар Днепр елгасының сул ярында урнашкан. Беренчел мәгълүматларга караганда, корбаннар юк. Бер кеше яраланган.
Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Сергей Лещенко һөҗүмнәрнең тимер юл инфраструктурасы корылмасына ясалуын әйтте. Төгәл нәрсәгә ясалганы хәбәр ителми.
Украинаның "Энергоатом" оешмасы хәбәр итүенчә, ракетларның берсе иртә белән Николаев өлкәсендәге Көньяк Украина атом электр станциясе өстеннән бик түбән очкан.
Соңгы тапкыр Киевка ракет һөҗүме апрель аенда ясалды.
Донецки өлкәсендәге Краматорски мэры якшәмбегә каршы төндә шәһәрнең ике сәнәгать корылмасына һава һөҗүме ясалуын әйтте. Донецки өлкәсе хакимияте башлыгы Павел Кириленко әйтүенчә, 4 июньдә төбәктә атыш нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган.
Днепропетровски өлкәсенең Кривой Рог районын утка тоту турында да хәбәр ителә.
Кремль тарафлы Русия басмалары һәм "ДНР" фетнәчеләре шимбә кичендә Донецки үзәгенең утка тотылуы турында хәбәр итә. Торак йортларның җимерелүе һәм яраланулары турында әйтелә.
Бүген Русиянең Украинага һөҗүменең 102-нче көне.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!