Бүген, 5 июньдә, Казакъстанда Конституцияне үзгәртү турында референдум уза. Халык республиканың төп канунына 56 төзәтмә кертү өчен тавыш бирә. Әлеге реформалар быелның гыйнвар аенда узган протест чаралары нәтиҗәсендә үткәрелә.
Казакъстан президенты Касыйм-Жомар Токаев белдерүенчә, яңа канун аның хакимиятен чикләячәк. Бу үзгәрешләр гыйнвар аенда булган каршылык чаралары кабатламау өчен юл ача, дип ышана.
Казакъ вакыты белән 16 сәгатьтә сайлаучыларның 60 проценты тавыш бирүе билгеле. Бу референдумның танылуы турында сөйли. Шул ук вакытта Алмата кебек зур шәһәрдә халыкның 25 проценты гына тавыш биргән.
Азатлыкның казакъ редакциясе хәбәр итүенчә, референдум үткәрүдә хокук бозулар турындагы хәбәрләр таралган. Аерым алганда, күпләп бюллетеньнәр ату, бәйсез күзәтүчеләрне участокларга үткәрмәү хакында әйтелә.
Референдум Конституциянең өчтән бер өлешен үзгәртүне күздә тота. Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, Казакъстанда Конституция мәхкәмәсе торгызылачак. Төп канунда телгә алынган республиканың беренче президенты Нурсолтан Назарбаев, шул исәптән, елбасы буларак, исеме тулысынча бетереләчәк.
Назарбаев референдумда катнашты дип хәбәр ителде. Гыйнвардагы протест чараларыннан соң аның туганнары һәм якыннары вазифаларыннан алынды, берничә кеше тоткарланды.
Тәкъдим ителгән яңа үзгәрешләргә ярашлы, президент туганнары өчен дәүләт оешмаларында җитәкче вазифаларында эшләү тыелачак. Президент үзе дә сәясәи фирка әгъзасы була алмаячак. Алга таба ул билгеләячәк сенаторларның саны 15тән 10га калыр дип көтелә. Сенат үз чиратында яңа кануннар кабул итә алмаячак, бары канун өлгеләрен хуплый, яисә аларны кире кага алачак.
Парламентка сайлану тәртибе дә үзгәрә. Фиркаләргә мәҗлескә узар өчен 5 процент тавыш җыю җитәчәк. Сәяси фиркаләрне теркәүдә җыелырга тиешле имзалар саны 20 меңнән 5 меңгә төшә. Бәйсез намзәтләргә яңадан республика һәм төбәк парламентлары сайлавында катнашырга рөхсәт итәргә җыеналар. Парламентка сайлау 70 процентка пропорциональ, 30 процентка мажоритар системда узачак.
Референдумда Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләргә бер уртак пакет буларак тавыш бирү тәкъдим ителә. Халык "әйе" йә "юк" дип җавап бирергә тиеш. Бәйсез күзәтүчеләр һәм оппозиция вәкилләре төзәтмәләр турында танышырга җитәрлек вакыт бирелмәде дип белдерде.
Азатлык радиосының казакъ хезмәте хәбәр итүенчә, активистлар президентка тавыш бирүне кичектереп торырга тәкъдим иткән. Күп кенә белгечләр Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләрне 2024 елда узачак президент сайлавына әзерлек дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!