Болгарстан, Төньяк Македония һәм Черногория Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның очкычына үз илләре өстеннән очып узарга рөхсәт бирмәгән, моны Русия тышкы эшләр министрлыгында да расладылар. 6-7 июньдә Лавров Белградка килергә тиеш иде.
"Бу хәбәрләр дөрес", дип белдергән "Интерфакс"ка Русия тышкы эшләр министрлыгындагы югары дәрәҗәле чыганагы.
Шул сәбәпле Лавровның Сербиягә эш сәфәре булмый калачакмы дигән сорауга дипломат: "Әлегә дипломатиябезнең телепортация сәләте юк", дигән.
5 июнь якшәмбе көнне Сербиянең Danas газеты ил хөкүмәтендәге чыганакларына сылтама белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров очасы очкычка Черногория, Төньяк Македония һәм Болгарстан үз илләре өстеннән очуны тыйган дип хәбәр итте.
Алданрак Сербия хөкүмәте башлыгы Ана Брнабич Лавровның Белградка килүе нык катлауланды, ә логистика белән Сербия президенты Александр Вучич шөгыльләнә, дип хәбәр иткән иде.
"Европадагы һәм дөньядагы вазгыять шундый – бер ил президенты башка бер илнең тышкы эшләр министры очышы логистикасы белән шөгыльләнергә тиеш, бу чынлап та шаккатмалы", дип фикер белдергән Брнабич Сербия телевидениесендәге эфирда.
Лавровның Белградка эш сәфәре булачакмы, юкмы, моны халыкка Вучич дүшәмбе җирле вакыт белән 19:30 сәгатьтә ачыклаячак.
Русия Украинага сугыш башлагач та, Европаның башка күпчелек илләреннән аермалы буларак, Сербия Русия белән яхшы мөнәсәбәттә калды. Май ахырында ике илнең президентлары Русия газы белән тәэмин итү турында яңа өч еллык килешү төзергә сүз куешты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!