Русия оккупацияләгән Мариупольдә (ваба) холера таралуга әзерләнә. Бу хакта дәүләт телемарафоны эфирында шәһәр мэры киңәшчесе Петр Андрющенко белдерде.
Ул оккупантларның шәһәрдән чыгу юлларын ябуын раслады. Андрющенко мәгълүматынча, Русия авыруны йоктырырга мөмкин булган хәрбиләре өчен үз җирләрендә хастаханәләр әзерли.
"Безгә Дондагы Ростовта Русия аерым инфекция бүлекчәләре әзерләгән дигән мәгълүмат килә башлады, анда бу эпидемия сәбәпле килергә мөмкин булган Русия хәрбиләрен кабул итәргә әзерләнәләр. "Холера" сүзе Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында гына түгел, шәһәр эчендә, оккупацион хакимиятләр һәм аларның җитәкчеләре тарафыннан да яңгырый. Шуңа күрә шәһәр ябыла, бу безнең өчен күңелсез хәл, чөнки безнеңчә, эпидемия белән көрәштә Русия иң оятсыз юлны сайлады. Кешеләрне шәһәргә ябып кую, барысын да ничек бар – шулай калдыру, кем исән калачак – шул калачак", диде ул.
Мэр киңәшчесе әйтүенчә, шәһәрдә һуманитар вазгыять начарая: кешеләр "иң яхшы очракта" эчә торган суны ике көнгә бер мәртәбә генә ала, ә 1 июльдән бушлай һуманитар ярдәмгә бары тик пенсионерлар һәм инвалидлыгы булганнар гына өметләнә алачак.
Аның әйтүенчә, шул ук вакытта үлүчеләрне күмү авырлашканнан авырлаша бара.
"Мариупольдә һәлак булганнарның мәетләре турындагы чынбарлыкны тасвирлап бирү авыр. Шәһәр шундый урынга әйләнде: бөтен җирдә мәетләр, һәлак булучыларның җәсәдләре, алар өеп куела, чөнки оккупантлар мондый сандагы мәетне күмеп бетерә алмый. Аларны күмәк каберлекләрдә күмәргә дә көч җитми", дип белдерде ул.
- 17 майда Киевта узган матбугат очрашуында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының (WHO) гадәттән тыш хәлләр төбәк мөдире Дорит Ницан Мариупольдә эчә торган сулар канализация сулары белән катнашкан, бу исә төрле инфекцион авырулар, әйтик холера китереп чыгарырга мөмкин дип белдерде.
- 11 майда шәһәр мэры Вадим Бойченко: "Су һәм төзек эшләүче канализация булмаганда шәһәрдә эпидемияләр башланачак. Хәзер халыкның зур өлеше – картлар һәм чирле кешеләр. Тиешле шартлар булмаганда алар арасында үлем-китем берничә тапкырга артачак", дип белдергән иде. 22 майда ул шәһәрдә теләсә кайда күпләп мәетләр күмелеп куелуы да эчә торган суга куркыныч тудыра дип белдерде.
Путин фәрманы белән 24 февральдә башланган сугышның беренче көннәрендә үк Русия гаскәрләре Мариупольне чолгап алган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!