Accessibility links

Кайнар хәбәр

АР: "Азовсталь" заводындагы бәрелешләрдә һәлак булган хәрбиләрнең җәсәдләрен Киевка китергәннәр


"Азовсталь" заводы, Мариуполь. Архив фотосы
"Азовсталь" заводы, Мариуполь. Архив фотосы

Узган атнада Украина һәм Русия һәлак булган 160 хәрбие белән алмашты. “Азов” полкы сүзчесе Анна Головко әйтүенчә, Украинага тапшырылган мәетләрнең кимендә 52се – “Азов” полкы хәрбиләре булган.

Мариупольнең "Азовсталь" заводындагы бәрелешләрдә һәлак булган хәрбиләрнең җәсәдләрен Киевка китергәннәр, дип яза Associated Press.

Узган атнада Украина һәм Русия бер-берсенә 160 хәрбинең мәетләрен тапшырды. Алмашу Запорожье өлкәсендә булды. Аларның кем булуын ачыклау өчен ДНК анализы уздырылачак.

"Азов" полкы сүзчесе Анна Головко басмага әйтүенчә, тапшырылган мәетләрнең кимендә 52се – "Азов" полкы хәрбиләре.

"Азов" полкының элекке хәрби җитәкчесе Максим Жорин да, ике ил үзара алмашкан мәетләр арасында "Азовсталь" заводыннан чыгарылган җәсәдләр дә бар дип раслаган.

Исемен әйтергә теләмәгән ана үзенә "Азов" полкыннан шалтыратуларын хәбәр иткән, аңа улының Киевка китерелгән мәетләр арасында булу ихтималы турында әйткәннәр.

"Азовсталь" заводы җирләрендә барлыгы ничә кеше һәлак булуы билгеле түгел. Бер көн алдан Украина президенты Владимир Зеленский, "Азовсталь" заводыннан 2,5 мең украин сугышчысы Русия әсирлегендә тотыла, дип белдергән иде.

"Азов" полкы сугышчылары һәм Украинаның башка хәрби бүлекчәләре Мариуполь шәһәр-портын саклады, бу шәһәр март башыннан чолганышта булды, "Азов" полкы сугышчылары "Азовсталь" металлургия комбинатында калды.

16 майда "Азовсталь"дән беренче сугышчыларны Донбассның оккупацияләнгән җирләренә чыгара башладылар.

21 майда Русия саклану министрлыгы "Азовсталь"нең Русия гаскәрләре контроленә күчүен белдерде. Заводта булган барлыгы 2439 украин хәрбиенең әсирлеккә төшүе хәбәр ителде. Украинада заводтан хәрбиләрне чыгару процессын "эвакуация" дип атыйлар һәм аларны алмашырга вәгъдә итәләр.

"Азов" – 2014 елда ихтыярилар батальоны буларак оешты. Шул ук вакытта "Азов"ның күпчелек сугышчылары неонаци булмауларын искәртә, ә полк үзе Украина кораллы көчләренең бер өлеше булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG