Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте илнең алтын һәм валюта резервлары турында мәгълүматны яшерергә тәкъдим иткән


"Чит дәүләтләрнең һәм халыкара оешмаларның дус булмаган гамәлләре аркасында" мондый мәгълүматны яшерергә кирәк, "дус булмаган чит дәүләтләр бу мәгълүматны ала алмасын", диелә канун өлгесенә аңлатма язуында.

Русия икътисади үсеш министрлыгы Русиянең алтын байлыклары һәм валюта резервлары күләме турындагы белешмәләрне яшерергә тәкъдим иткән. Чыганакларына сылтама белән РБК язуынча, бу 6 июньдә хөкүмәтнең канун өлгесе эшчәнлеге комиссиясе хуплаган канун өлгесендә язылган.

Документ авторлары дәүләт сере турындагы канунга төзәтмәләр кертергә һәм яшерелми торган белешмәләр исемлегеннән алтын, валюта байлыклары күләме турындагы белешмәләрне чыгарырга тәкъдим иткән.

Аңлатма язуында икътисади үсеше минстрлыгы "чит дәүләтләрнең һәм халыкара оешмаларның дус булмаган гамәлләре аркасында" мондый мәгълүматны яшерергә кирәк, "дус булмаган чит дәүләтләр бу мәгълүматны ала алмасын", дип искәрткән.

РБК искәртүенчә, Үзәк банк болай да валюта һәм географик структурасы турындагы белешмәләрне яшереп, резервлар турындагы ачык белешмәләрнең күләмен киметкән инде.

Бу – Русиягә кертелгән Көнбатыш чикләүләренең кырыслануы белән бәйле һәм Европа берлеге, АКШ, аларның беректәшләренең Русиянең алтын-валюта байлыкларының якынча яртысын – 300 миллиард долларны туңдыруы аркасында эшләнгән диелә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы, 2022 елның 18 февралендә Русиянең алтын-валюта байлыклары 643,2 миллиард доллар булган. 25 февральгә резервларның күләме 629,4 миллиард долларга калган, ә 27 майга – 589,6 миллиард долларга.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG