Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә кертелгән чикләүләр аркасында Татарстанның "Аксолит" гипс заводы хезмәткәрләре ялга җибәрелгән


"Аксолит" гипс заводының эшендә проблемнар туган – алман җиһазларын кытайныкына алыштыра башлаганнар, ә заводта эшләүче 200 кешенең якынча өчтән бере эштән туктап торачак.

Украинада сугыш башлавы өчен Русиягә каршы кертелгән чикләүләр аркасында Татарстанның Кама Тамагы районындагы "Аксолит" гипс заводының эшендә проблемнар туган – алман җиһазларын кытайныкына алыштыра башлаганнар, ә заводта эшләүче 200 кешенең якынча өчтән бере эштән туктап торачак. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" яза.

Заводка нигез салучы – Татарстан президенты каршындагы дәүләт торак фонды, ә хуҗасы – Татарстан хөкүмәте аппараты. Басмага заводта проблемнар булуын Татарстан дәүләт торак фондында да раслаганнар.

"Чимал кайтарудагы логистика чылбырларын үзгәртү һәм аны сынап карау процессы бара. Бу чорда хезмәткәрләрнең бер өлеше түләнә торган ялга җибәрелде", дип сөйләгәннәр Татарстан дәүләт торак фондының матбугат хезмәтендә.

Басма чыганагы сүзләренчә, бу эшләр ун көнләп дәвам итәчәк. Кама Тамагы районының Сөйки авылындагы ширкәт чимал чыгару һәм аны эшкәртү, шулай ук төзелеш катнашмалары, гипс штукатуркасы, ташы кебек әзер продукцияне төяү белән шөгыльләнә.

"Контур.Фокус" мәгълүматынча, 370 миллион сум кереме булган "Гипс ширкәте" оешмасына 61,3 миллион сум зыян килгән.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
  • Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG