Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья банкы Русия һәм Украина икътисадының нык түбән тәгәрәячәген фаразлый


 "Зур җиделек" әгъза-илләренең финанс министрлары Украинага икътисади һәм финанс ярдәм турында фикер алышкан утырышта видео аша Украина премьер-министры Денис Шмыгаль чыгыш ясады. 19 май 2022
"Зур җиделек" әгъза-илләренең финанс министрлары Украинага икътисади һәм финанс ярдәм турында фикер алышкан утырышта видео аша Украина премьер-министры Денис Шмыгаль чыгыш ясады. 19 май 2022

Русиянең Украинага каршы сугышы глобаль икътисадка да тискәре йогынты ясый дип искәртелә. Дөнья банкы дөньяда икътисад үсеше фаразын яртылашка киметкән һәм хәзер 1,2 процент кына булачак дип фаразлый.

Дөнья банкы фаразынча, 2022 елда Украинаның тулаем эчке җитештерүе 45 процентка кимиячәк. Русия икътисадының түбәнәюе – 8,9 процентка җитәчәк.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы Украинаның сәнәгать тармагын какшатты, инфраструктурасы җимерелүгә, халкының саны нык кимүгә китерде, диелә Дөнья банкының глобаль икътисад перспективаларына багышланган хисабында.

Русиягә сугыш башлавы өчен кертелгән санкцияләр һәм аннан чит ил ширкәтләренең күпләп китүе дә үз чиратында Русия икътисадына нык бәрде, әмма энергия чыганаклары экспортыннан алган керемнәр ил хөкүмәтенә бюджет чыгымнарын финансларга мөмкинлек бирә, диелә.

Русиянең Украинага каршы сугышы глобаль икътисадка да тискәре йогынты ясый дип искәртелә. Дөнья банкы дөньяда икътисад үсеше фаразын яртылашка киметкән һәм хәзер 1,2 процент кына булачак дип фаразлый.

"Дөнья икътисад үсеше зәгыйфь барган һәм инфляция югары булган дәвамлы чорга керә", дип саный Дөнья банкы белгечләре.

Сугыш аркасында Украина һәм Русия ашлыгы, үсемлек мае экспортына бәйле проблемнар туа, бу исә әлеге тауарларга бәяләр артуга һәм инфляция үсүгә китерә диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG