Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ангела Меркель: Путин Европаны юк итәргә тели


Ангела Меркель
Ангела Меркель

Ул Русиянең Украинага бәреп керүен зур хата дип атаган. “Бу - рәхимсез, халыкара хокукны санга сукмаучы һөҗүм, аны аклап булмый”, дип искәрткән Меркель.

Германиянең элекке канцлеры Ангела Меркель, вазифасыннан киткәч беренче тапкыр биргән әңгәмәсендә, Русиянең Украинага бәреп керүен зур хата дип атаган. "Бу - рәхимсез, халыкара хокукны санга сукмаучы һөҗүм, аны аклап булмый", дип искәрткән ул.

"Путин нәфрәте, аның дошманлыгы Көнбатышның демократик моделенә юнәлгән. Ул Европа берлеген юк итәргә тели, чөнки аны НАТОга беренче баскыч итеп күрә", дип фаразлаган Меркель.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Көнбатыш бу сугышны булдырмау өчен барлык кирәкле чараларны да күрмәгән.

"Украинадагы бу сугышны булдырмый калырдай иминлек архитектурасы төзи алмадык. Без бу хакта да уйларга тиеш", дип искәрткән элекке канцлер Der Spiegel журналисты Александер Озанг белән әңгәмәсендә.

Меркельнең Русиягә карата сәясәтен артык йомшак дип тәнкыйтьлиләр, элекке канцлер моның өчен гафу үтенергә тиеш дип санамавын белдергән.

Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Меркель гел Русия белән компромиссларга омтылган, шул исәптән Украинага кагылышлы мәсьәләләрдә дә. Тәнкыйтьчеләр аның Мински килешүләренә кагылышлы мәсьәләләрдә юл бирүләргә әзер булуын мисалга китерә.

Ангела Меркель исә Путин белән сөйләшүләрдә беркатлы булмавын әйткән. Ул Русия һәм Украина арасындагы низагны, аерым алганда Мински килешүләренә кагылышлы бәхәсне дипломатик юл белән хәл итәргә тырышу үзен аклады дигән.

"Әгәр дипломатиянең нәтиҗәсе булмаган икән, ул әле хата булган дигән сүз түгел", дип белдергән Меркель.

Шул ук вакытта ул 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә кырысрак җавап бирергә кирәк булган дип таныган. "Хәрби юл белән тыеп тору – ул [Путин] аңлый торган бердәнбер тел", дигән Меркель.

Германиянең элекке канцлеры 2008 елда Украина һәм Грузияне НАТОга кабул итүгә ни өчен каршы чыгуын да аңлаткан. "Ул – без хәзерге вакытта белгән Украина түгел иде. Ул сәяси яктан Янукович белән Ющенко арасында нык бүленгән иде. Ул эчке яктан демократик тотрыклы ил түгел иде", дигән Меркель.

Шулай ук элекке канцлер Путин моны "сугыш игълан итү" дип кабул итәр иде, аны провокацияләргә теләмәдем, дип аңлаткан.

Украина үзен "НАТОда әгъзалык турында гамәлләр планы"на кертүне сорады, әмма Германия һәм Франция моңа риза булмады, шул сәбәпле 2008 елда Бухарест саммитында Украинага тискәре җавап бирелде.

Узган елның декабрендә канцлер вазифасыннан киткәч, Меркель халык алдында күренмәде дирлек. Сугыш башлангач ул ике тапкыр язмача, бер мәртәбә халык алдында белдерүләр ясады.

Мински килешүләре 2014 һәм 2015 елларда Украинаның көнчыгышында Кремль хуплый торган фетнәчеләр һәм Украина хөкүмәте гаскәрләре арасындагы низагны җайга салу өчен төзелде.

Низагка нокта кую өчен Украина, Русия, Германия һәм Франция лидерлары "Норманд форматында" күреште, әмма килешү үтәлмәде.

Мәскәү дә, Киев та күп тапкырлар бер-берсен Мински килешүләрен үтәмәүдә һәм бозуда гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG