Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда исемен үзгәртергә теләүче Сиктермә-Хузангай авылы ничек яши

24 июньдә Әлки районының Сиктермә-Хузангай авылының исемен үзгәртүгә кагылышлы җәмәгать тыңлаулары узачак. Бу карарны Татарстан дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында чыгарганнар, дип хәбәр итә "Татарстан 24".

Авыл чуаш шагыйре Петр Хузангай исемен йөртә. Авылда шагыйрьнең музее да бар. Иң баштан авыл Сиктермә дип аталган булган, соңрак аны Хузангай дип үзгәрткәннәр. 2004 елда җирле халык авылга чуашча исемен кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Әмма "сиктермә" сүзе чуашчадан "бишек" дип тәрҗемә ителсә дә, татар телендә сүгенү сүзе кебек яңгырый, дип искәртә сюжет авторлары.

2004 елда авыл Сиктермә-Хузангай дип атала башлаган.

Берничә ел элек "Idel.Реалии" хәбәрчесе бу авылда булып кайткан. Аның фотоларына караганда, авыл җитәкчелегенең совет чорын сагынып яшәве күренә.


XS
SM
MD
LG