Accessibility links

Кайнар хәбәр

Факил Сафин Татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе булып сайланды


Факил Сафин
Факил Сафин

Әлеге вазифа елдан артык буш торган. 2020 елда бүлекне җитәкләгән Галимҗан Зарипов коронавирус таралуга каршы ашыгыч чаралар күрергә кирәк дигән мөрәҗәгатьтән соң вазифасыннан алынган иде.

9 июнь көнне Чаллының Гыйләҗев исемендәге татар театры бинасында Дөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисен сайлавы оештырылды. Бу вазифага бердәнбер намзәт – язучы, шагыйрь, Тукай бүләге иясе Факил Сафин тәкъдим ителде һәм бертавыштан сайланды.

Бу хакта җыенда катнашкан язучы Фәүзия Бәйрәмова язып чыкты. Чарада Бәйрәмова үзе, Рәкит Әбделмәнов, Дамир Шәйхетдинов һәм башкалар чыгыш ясап, татар конгрессының төп бурычы халык белән эшләү, милли үзаң тәрбияләү икәнлеген, моның өчен тарихны файдалануны ассызыкладылар.

Татар конгрессының Чаллы бүлегендә татар галимнәре комитеты төзелде, дип хәбәр ителә.

Факил Сафин милли җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясап, бүлек эшчәнлеге 9 комитет аша алып барылачак дип аңлатты. Җыенда һәр комитет җитәкчесе, шулай ук җирле конгресс рәисенең урынбасары һәм сәркәтибе дә сайланды.

2020 елда Татар конгрессының Чаллы бүлеген җитәкләгән Галимҗан Зарипов шәһәрдә коронавирус таралуга каршы ашыгыч чаралар күрелергә тиешлеге турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән, шуннан соң ул эшеннән алынган. Татар зыялылары моның белән килешмәгән иде.

— Галимҗан абый эшли башлагач, Чаллы бүлеге эшчәнлеге җанланып китте, чөнки аның шәһәрдә абруе да зур. Күп кешеләрне белә. Депутат та булып торды. Шуңа без моның белән килешмибез, — дип сөйләгән иде Азатлыкка конгрессның Чаллы бүлеге әгъзаларының берсе Тәлгать Әхмәдишин.

Факил Сафин, әдәби тәхәллүсе Факил Әмәк – татар язучысы, шагыйрь, Тукай бүләге иясе (2021). 1996 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, берлек рәисенең урынбасары. 2016 елдан Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG