Киләсе атна ахырында Еврокомиссия Украинага Европа берлеге әгъзалыгына намзәт-ил статусы бирүне рәсми киңәш итәргә мөмкин, дип хәбәр итә Bloomberg аноним чыганакларына сылтама белән. Чыганаклар мәгълүматынча, Украинаның үзенә исә коррупциягә каршы көрәш һәм канун өстенлеген тәэмин итү белән бәйле шартлар-таләпләр куелачак.
Агентлык искәртүенчә, Еврокомиссия киңәше – мөһим этап, әмма статус турындагы карарны Европа белеге илләре лидерлары кабул итәчәк.
Европа берлегенең күпчелек илләре, шул исәптән Балтыйк илләре, Польша, Италия – бу статусны биреп, Украинага рухи яктан ярдәм итү яклы.
Bloomberg белешмәләренә күрә, Германия статусны шартлы рәвештә, билгеле бер тәлапләрне үтәү вәгъдәсе белән генә бирергә тәкъдим итә, ә Нидерланд һәм Дания әлегә ил моңа әзер түгел дип саный. Агентлык язуынча, Дания дипломатик нота җибәргән, ул намзәт статусы алу өчен Украина "җитәрлек дәрәҗәдә критерийларга туры килми", дип белдергән
Копенһаген фикеренчә, аерым алганда, Киевның демократияне гарантияләүче институтларның тотрыклылыгы, канунның өстенлеге, кеше хокуклары, азчылык милләтләрне яклау һәм хөрмәт итү белән бәйле проблемнары бар.
Документта, Украина хакимиятләренә "канун чыгару һәм институциональ нигезне яхшыртырга" кирәклеге әйтелгән.
Украинага намзәт статусы бирү мәсьәләсе турында 23-24 июньдә Европа берлегенең саммитында фикер алышачаклар.
Алданрак Европарламент депутатлары "Русиянең Украинага каршы агрессив сугышыннан соң", Европа берлегенең тышкы сәясәте, иминлек һәм саклану сәясәте турында резолюция кабул итте.
Бу документ Европа комиссиясен һәм Европа берлеге шурасын Украинага Европа берлегенә керү керү өчен намзәт статусын бирергә чакыра.
Резолюциядә "Молдова һәм Грузиянең омтылышлары" да телгә алынган. Украинадан соң бу илләр дә гариза тапшырган иде. Әмма документта аларга намзәт статусы бирү турындагы киңәшләр юк.
24 февральдә, Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәч тә, ил Европа берлегенә керергә гариза тапшырды. 9 майда Украина Европа берлегенә икенче – соңгы анкетасын тапшырды, бу сораштыруны намзәт статусы алу өчен тутырырга кирәк.
Франция президенты Эммануэль Макрон һәм Германия канцлеры Олаф Шольц фикеренчә, Украинаның Европа берлегенә керүе елларга сузылырга мөмкин. Италия премьеры Марио Драги Европа берлегенең зур илләре Украинага намзәт статусы бирүне хупламый, дип белдерде.
Германия тышкы эшләр министры Анналена Бербок Украинага намзәтлек статусы бирүне хуплады, әмма "ташламалар булмаска тиеш", диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!