Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе тикшерү барганда Айрат Дилмөхәммәтовны сак астында артык озак тотуны канунсыз дип тапкан


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Русия Дилмөхәммәтовның иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокукын бозган дип табылган һәм Европа мәхкәмәсе башкорт оппозиционерына 3100 евро күләмендә компенсация түләтү карары чыгарган.

9 июньдә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ), фетнәчелеккә чакыруда гаепләнүче башкорт оппозиционеры Айрат Дилмөхәммәтовны беренчел тикшерү барганда сак астына тотуларының мөддәтен канунсыз дип тапкан.

Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә.

Европа мәхкәмәсе фикеренчә, Русия Дилмөхәммәтовның иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокукын бозган (Кеше хокуклары конвенциясенең 5нче маддәсе) һәм мәхкәмә аңа 3100 евро күләмендә компенсация түләтү карары чыгарган.

Мәхкәмә искәртүенчә, бер елдан артык сак астында тотуны йорт сагына алмаштырырга мөмкин булган, чөнки Дилмөхәммәтов гаебен танып күрсәтмәләр биргән, аңа кадәр йорт сагында булган һәм аны бозмаган, ә тикшерүче беренчел тикшерү барганда Дилмөхәммәтов качарга мөмкин дигән дәлилләр китермәгән.

Айрат Дилмөхәмәтов ФСБ тарафыннан 2019 елның мартында тоткарланды. Активистның "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. 2018 елның ноябрендә "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә тыелган) эше нигезендә төрмәгә утыртылган мөселманнарны яклап чыккан өчен аңа террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаеп белдерелде. 2018 елда Баймакта башкортлар һәм чеченнар арасындагы ызгыш вакытында сөйләгән сүзләре экстремистлык эшчәнлегенә чакыру дип бәяләнде.

2020 елның гыйнварында ФСБ "экстремистлык эшчәнлеген финанслау" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовка каршы тагын бер җинаять эше ачты. Соңрак "террорчылыкны аклау" маддәсе "террорчылыкны пропагандалау" маддәсенә алыштырылды.

Дилмөхәммәтовның эшен тикшерү бер елга якын дәвам итте. Мәхкәмә җиде мәртәбә аны сак астында тоту вакытын озайтты, сак астыннан чыгарып, иреген башка юллар белән чикләү хакында аппелляция шикаятьләре барысы да кире кагылды.

2020 елның 24 августында Айрат Дилмөхәммәтовка тугыз ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG