Федерация шурасының өч әгъзасы һәм Русия думасының тугыз депутаты парламентка митинглар турындагы канунга төзәтүләр керткән, алар кешеләргә каршылык чаралары оештыру өчен мөмкинлекләрне шактый чикли.
Документ хакимият оешмалары биналары, яшәү шартларын тәэмин итү объектлары янында, югары уку йортлары һәм хастаханәләрдә, дини объектларда һәм гыйбадәт кылына торган урыннарда митинглар уздыруны тыя.
Канун өлгесе "ят агент"ларга каршылык чаралары оештыруны тыя. Документ канунны ни өчен болай кырыслатуларын аңлатмый, аңлатма язуында әйтелгәнчә, депутатлар "ят агент статусын җайга салуны камилләштерү" бурычы куйган.
Шулай ук документ "ят агент" кешеләргә һәм оешмаларга кайбер чикләүләр кертә.
Коронавирус пандемиясе башыннан Русия төбәкләренең хакимиятләре карантин чикәүләренә сылтанып, каршылык чаралары уздыруга еш кына рөхсәт бирмәде.
2021 нче елның гыйнварында Алексей Навальныйны хуплап үткән протест чараларында катнашучыларны һәм аны оештыручыларны карантин кагыйдәләрен бозган өчен төрле мөддәтләргә хөкем иттеләр.
Хәзер хакимиятләр пандемиягә игътибар итми башлады, әмма яңа документ каршылык чараларын тыю өчен нигезләр исемлеген шактый киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!