Accessibility links

Кайнар хәбәр

Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Русия паспортлары бирә башлаганнар


Украина хөкүмәте паспортлар бирүге Русия пропагандасының бер өлеше дип атый.

Запорожье һәм Херсон өлкәләренең оккупацияләнгән җирләрендә 11 июньнән Русия паспортлары бирә башлаганнар. Бу хакта Кремль тарафыннан куелган "яңа" хакимият башлыклары белдерде.

Русия дәүләт басмалары "Запорожье хәрби-сивил хакимияте баш шурасы әгъзасы" дип атаган вазифадагы Владимир Рогов Русия паспортын алырга 70 мең кеше гариза бирде дигән. Сугышка кадәр Украинаның бу төбәгендә 1,6 млн кеше яши иде.

Херсонда, РИА "Новости" хәбәр итүенчә, яңа паспорт алырга 23 кеше килгән. Алар арасында өлкәнең оккупациядәге хакимияте башлыгы Владимир Сальдо бар. Элегрәк ул Европа берлеге чикләүләренә эләккән иде.

Украина хөкүмәте паспортлар бирүге Русия пропагандасының бер өлеше дип атый.

АКШта Путинның Херсон һәм Запорожье өлкәләре кешеләренә Русия паспортлары бирүне Украина халкын буйсындырырга тырышу дип атадылар: "Русия көчләренең кешеләрне оккупацияләнгән җирләрдән көчләп чыгаруларын күрдек. Русия гасәкрләренең украиннарны фильтр лагерьларена күчерүләрен күрдек. Русия гаскәрләренең башка юллар белән украин халкын әлеге җирләрдә буйсындырырга тырышуларын күрдек".

Элегрәк Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Русия телефон кодына һәм ике валюталы исәп-хисапка күчүе турында хәбәр ителгән иде. Хәзер анда Русия рубле белән дә түләргә мөмкин.

  • Русия паспортын гадиләштергән тәртиптә Русия тарафлы фетнәчеләр контролендәге "ДНР" һәм "ЛНР" кешләре дә ала ала. Соңгы өч елда 800дән артык яңа документ алган дип хәбәр итә Русия эчке эшләр министрлыгы.
  • 8 июньдә Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләрендәге Русия хакимиятләре Русиягә кушылу турында референдумга әзерлек турында белдергән иде. Төбәкләргә Русия президенты идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко килеп китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG