Accessibility links

Русия көнендә дөньяның төрле илләрендә Украинадагы сугышка каршы чаралар узачак 


Элек Праһада узган чара
Элек Праһада узган чара

Каршылык чараларын нигездә шул илләрдә яшәүче русияләр оештыра. 

12 июньдә - Русия көнендә, дөньяның дистәләгән шәһәрләрендә, Русиянең Украинадагы агрессиясенә каршы урам чаралары узачак. Аны нигездә Русия президенты Владимир Путин сәясәте белән риза булмаучы һәм сугышка каршы чыгучы русияләр оештыра. Чарага башка ил ватандашлары да чакырыла.

Акцияләр, кагыйдә буларак, Русия илчелекләре янында яки шәһәрләрнең үзәк мәйданнарында уза. Активистлар аеруча Ереван, Вена, Праһа, Һелсинки, Тифлис, Париж, Берлин, Лондон, Вашингтон һәм башка дистәләгән шәһәрләрдә җыелачак.

Русиядә булачак протестлар турында бер сүз дә юк. Берничә активист хәбәр итүенчә, 12 июнь алдыннан хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре аларга шалтыратып, канунсыз чаралар уздыру җаваплылыгы турында кисәткән.

24 февральдә Русиянең Украинага һөҗүменнән соң, дөньяның күп шәһәрләрендә каршылык чаралары узды. Анда русияләр дә катнашты. Русиянең үзендә бу чарада катнашкан 15 мең кеше кулга алынды. Соңгы араларда зур каршылык чаралары узганы юк. Ялгыз пикетларга чыгучыларны полиция тоткарлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG