Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә электрон паспортлар проекты туңдырылды


Электрон паспортлар 2023 елда бирелә башларга тиеш иде.

Көнбатыш санкцияләре аркасында Русиядә гадәти паспорт урынына, электрон паспорт бирү проекты туктатылды. Бу турыда Forbes хәбәр итә.

Динитал үсеш министрлыгы проектны туктатуның ике сәбәбен атый: аның бәясе югары булу һәм электрон таныклык җитештерү өчен чит илдән материаллар кертеп булмау. Русия нигездә микрочипларны Европа, Кытай һәм Кореяда сатып алган булган. Мәскәү әле микрочиплар җитештерүне тизләтергә әзер түгел.

Русия 2023нче елда электрон паспортлар бирә башларга ниятләде, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан сынау төбәкләр итеп билгеләнде. Электрон паспортларны бер-берсе белән бәйле ике төрдә бирәчәкләр диелде, ягъни документ хуҗасы смарт-карт һәм QR-кодлы әсбаб алачак иде.

2021 азагында, Русиянең Дигитал икътисад һәм инновацияләр вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, техник яктан проектның инде әзер булуын әйтте. Ләкин, Украинада сугыш башланганнан соң, проект билгесез вакытка туңдырылырга карар ителде.

Хакимият электрон паспорт үсеше өчен якынча 20 миллиард сум акча бүлеп бирергә ниятләде. Моннан тыш, русияләргә паспортның бәясе бер мең сумга төшәр иде, һәм кризис вакытында Forbes әңгәмәдәшләре әйтүенчә, барысы да мондый бәя түләргә әзер түгел.

Проектны туңдыруның тагын бер сәбәбе - компонентлар булмау. "Русиядә хәтта гади банк карталары чыгару өчен дә пластик һәм микрочиплар җитми", диде Форбс әңгәмәдәшләренең берсе.

Рүсиянең үзендә микрочипларны "Микрон" заводында җитештерәләр, ләкин Visa һәм Mastercart Русия банк системасыннан киткәч, русияләр "Мир" карточкаларына күчә башлады һәм заводның бик күп заказлары җыелды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG