Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Тудыру өчен 100 сәбәп" дигән бәйге игълан ителгән

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бәйгегә "ни өчен бала тудырырга кирәк" һәм "ни өчен бала һәм гаилә - ул мөһим" дигән темага видеороликлар, социаль челтәрдәге постлар һәм рәсемнәр кабул ителә.

Республика башлыгы гранты алган проект кысаларында "Башкортстан аналары" ("Матери Башкортстана") автоном сәүдәгә корылмаган оешмасы "Тудыру өчен 100 сәбәп" дигән бәйге игълан иткән, дип яза "Коммерсантъ-Уфа".

Бәйгегә "ни өчен бала тудырырга кирәк" һәм "ни өчен бала һәм гаилә - ул мөһим" дигән темага видеороликлар, социаль челтәрдәге постлар һәм рәсемнәр кабул ителә. Республикада яшәүче һәркем бәйгедә катнаша ала. Бәйге регламентында әйтелгәнчә, җиңүчеләрне берничә критерий нигезендә сайлап алачаклар.

Лайклар һәм карауларның гомуми саныннан тыш, жюри "бәйгедә катнашучыларның "ихласлылыгын, мәгълүматны дөрес итеп тапшыра алуын һәм шәхси тәҗрибәсен" бәяләячәк.

Бәйгегә нәтиҗәләрне 15 июльдән соң ясарга ниятлиләр. Проектның эш төркеменнән торган жюри иң яхшы ун эшне сайлап алачак. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм медицина тикшеренүе, шифаханәдәге ял яки техника алу өчен "шактый югары номиналлы" сертификатлар тапшырылачак диелә.

Росстат мәгълүматларына күрә, Башкортстанда 2020 елда халык саны 24 365 кешегә кимегән, бу биш ел элек булган саннар белән чагыштырганда, 26 тапкырга күбрәк.

Оешма мәгълүматынча, 2022 елның беренче дүрт аенда Русиядә халыкның табигый кимүе 311,2 мең кеше булган (2021 елда исә - 304,5 мең). Бу статистикага Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган яки хәбәрсез югалганнарның саны да кергәнме – билгеле түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of
XS
SM
MD
LG