Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә кайбер кинотеатрлар йә ябыла, йә ял көннәрендә генә эшләүгә күчә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кинопрокатчылар искәртүенчә, Русиядә чыккан фильмнар хисабына кыска вакыт эчендә репертуарны торгызу – мөмкин эш түгел, ә кинотеатр хуҗалары фильмны “соры базар” аша прокатка ала алмый.

Һолливуд фильмнары прокатка бирелми башлаганнан соң, Русиянең кайбер төбәкләрендәге кинотеатрлар ябыла, шулай ук ял көннәрендә генә эшләүгә күчә яки эш сәгатьләрен азайта. Бу хакта эшмәкәрләрнең вәкаләтле вәкиленә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Чиләбе өлкәсе бизнес-омбудсмены Александр Гончаров сүзләренчә, беренче яртыеллыкта төбәк кинотеатрларының кереме 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда – 60 процентка, 2019 елныкына караганда 70 процентка кимегән. Ул төбәктә кинотеатрлар ябылу очраклары булуын, кайберләрендә бер яки ике зал гына эшләвен искәрткән. "Әлегә бу Златоустта гына булды, әмма вазгыять үзгәрмәсә, төбәкнең башка шәһәрләрендә, шул исәптән Чиләбедә дә шул ук хәл булачак", дигән омбудсмен.

Кемерово өлкәсенең эшмәкәрләр хокукын яклаучы вәкаләтле вәкиле Елена Латышенко сүзләренчә, әлегә төбәктә бер кинотеатр да ябылмаган, әмма кинозалларның саны кимегән. Шул ук вакытта зур булмаган шәһәрләрдәге кинотеатрларга авыррак, дип искәрткән ул.

Түбән Новгород өлкәсенең Богородски шәһәрендә кинотеатр ябылган, ә Саровта ял һәм бәйрәм көннәрендә генә эшләячәкләр. Түбән Новгородта кинозалларның санын киметкәннәр. Репертуар 70 процентка азайган, ә Русиядә төшерелгән фильмнар хисабына репертуарны 10 процентка арттыру "батмый калырга булышмый" дип сөйләгән төбәкнең бизнес-омбудсмены Павел Солодкий.

Апрель уртасына Русиядә кинозалларның 36лап проценты – 3633-е ябылган, диелә Кинотеатрлар хуҗалары берлеге сайтында.

"Якындагы ике айда репертуар җитмәү сәбәпле кинотеатрларның кереме 80ләп процентка кимиячәк, кинозалларның кимендә 50 проценты ябылачак" диелә хәбәрдә.

Кинопрокатчылар искәртүенчә, Русиядә чыккан фильмнар хисабына кыска вакыт эчендә репертуарны торгызу – мөмкин эш түгел, ә кинотеатр хуҗалары фильмны "соры базар" аша прокатка ала алмый.

2022 ел ахырына Русия кинотеатрларының югалтулары 11,1 миллиард сум булыр дип фаразлана.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Көнбатышның киноширкәтләре Русия кинотеатрларына фильмнарын прокатка бирми башлады. "Бэтмен" һәм "Морбиус" фильмнарын прокатка бирмәүләре аркасында гына да Русия кинотеатрлары 5 миллиард сумлап керемен югалтты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG