Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда атом коралы куллану куркынычы Салкын сугыштан соңгы иң югары дәрәҗәдә диелә


Ел башында дөньяда булган 12 705ләп атом бомбасының 9440ы кирәк булган очракта алып куллану өчен хәрби корал саклагычларда сакланган.

Дөньяда атом коралы куллану куркынычы Салкын сугыштан соңгы иң югары ноктага җиткән. Стокһолм халыкара тынычлык тикшеренүләре институты (SIPRI) чыгарган яңа хисапта шулай диелә.

Институт белдерүенчә, атом коралына ия илләр төркеме (Русия, АКШ, Британия, Франция, Кытай, Һиндстан, Пакстан, Израил һәм Төньяк Корея) тарафннан атом коралы белән янауларның кискенләшүе вазгыятьне катлауландыра. Белгечләр әйтүенчә, 2021 елда атом бомбалары саны бераз кимегән булса да, барлык бу илләр алдагы елларда аларның арттырырга җыены һәм аларны заманчалаштыру эшләре алып бара.

Ел башында дөньяда булган 12 705ләп атом бомбасының 9440ы кирәк булган очракта алып куллану өчен хәрби корал саклагычларда сакланган. Дүрт меңләп бомба ракетларга һәм очкычларга урнаштырылган булган, ике меңләп бомба (аларның барысы да диярлек Русия һәм АКШныкы) югары сугыш әзерлеге хәлендә булган дип белдерә институт.

Белгечләр әйтүенчә, илләр арасындагы мөнәсәбәтләр бозылу атом дипломатиясенә дә проблемнар тудыра. Украинага каршы сугыш башлаган Русия, әгәр башка илләр бу низагка тыкшынса, аларга каршы атом коралы куллану белән ачыктан-ачык янады. Бу сугыш башланганнан соң Русия белән АКШ арасында стратегик тотрыклылык турында сөйләшүләр туңдырылды. Моннан тыш БМО Иминлек шурасының даими әгъзалары булган Кытай, Русия, Франция, АКШ һәм Британия Атом коралын тыю килешүенә кушылмады, Иран белән атом килешүе дә төзелмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG