Байлыгы бер миллион доллардан артык булган 15 меңләп Русия ватандашы быел башка илгә күчеп китәргә мөмкин. Бу бәяләмәне Глобаль икътисади мөһаҗирлек турындагы тикшеренүдә Henley&Partners аналитик агентлыгы китерә.
"Русия миллионерларын югалта", дип белдергән тикшеренү өчен мәгълүматлар җыйган аналитик Эндрю Амойлс. "Соңгы ун ел эчендә Русиядән бай кешеләр елдан ел күбрәк китә. Бу – ил дучар булган проблемнар турындагы беренче кисәтү. Зур илләр таркалыр алдыннан һәрвакыт бай кешеләрнең мөһаҗирлеге дә тизәйгән, алар беренче булып китә, чөнки моның өчен акчалары бар", дигән ул.
Аналитиклар искәртүенчә, күченү өчен русияләргә АКШ һәм Британия кулай түгел, чөнки аларның мал-мөлкәтенә юридик һәм этик сораулар туарга мөмкин. Белгечләр фаразынча, бай кешеләрне үзенә иң нык җәлеп иткән ил – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре булачак.
Русия миллионерлары Австралиягә, Сингапурга, Израильгә, шулай ук Мальта, Монако һәм Маврикийга күченергә мөмкин диелә.
Тикшеренү авторлары бәяләмәсенә күрә, ел ахырына кадәр Украинадан 2800ләп миллионер китәргә мөмкин, бу – миллионлаган доллар байлыгы булган барлык украиннарның 42 проценты.
Украинада сугыш башлануга Русиядән китәргә теләүчеләр саны шактый артты. Федераль иминлек хезмәте хәбәр иткәнчә, 2022 елның беренче кварталында Русиядән 3,8 млн кеше киткән. Моңа Русия чиген үтүчеләр, шул исәптән Яңа ел бәйрәмнәренә китүчеләр дә керә. Русия президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Социаль анализ һәм фаразлау институтының фәнни хезмәткәре Юлия Флоринская фикеренчә, 24 февральдән соң илдән 150 меңгә якын кеше киткән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!